Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Һәр ролемне бөтен күңелемне биреп уйныйм»

Театр елы уңаеннан безнең районда да, бөтен ил буенча да күп чаралар үткәрелә. Шәле авылы биредә туып-үскән танылган артистлар, язучылар белән дан тота, шуңа күрә анда яшәүчеләр еш кына күренекле һәм талантлы якташларын үзләрендә кабул итә. Авыл мәктәбенә Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге театр актеры Ренат Шәмсетдинов килде. Ул театрда һәм кинода йөздән артык рольдә уйнаган.

Элек-электән Шәле мәктәбендә һәм мәдәният йортында театр түгәрәкләре эшләп килгән. Авыл халкы театр сәнгатен үз итә. Бервакыт Шәле балалары «Без бит авыл малае» һәм «Әйдә барыйк – кызлар карыйк» спектакльләрен куйганда, анда яшь Ренат Шәмсетдинов төп рольне уйнаган. Ул унынчы сыйныфта укыганда, балалар соравы буенча, татар теле укытучысы Минзифа Хәсәнова (хәзерге мәктәп директоры) дүрт укучы белән Казанга танылган татар режиссеры Марсель Сәлимҗанов янына барган. Балалар иҗади имтихан узган һәм Казан театр училищесы студентлары булганнар. Бу хәл 1987 елның сентябрендә була. Училищены уңышлы тәмамлап, дүрт елдан соң, Ренат Шәмсетдиновны Кәрим Тинчурин исемендәге театрга кабул итәләр…
Туган мәктәбендә очрашуны авыл мәктәбе укучылары «Беренче театр» спектакленнән өзек күрсәтү белән башладылар. Атказанган артист яшь актерларның осталыгын югары бәяләде.
- Мин генә түгел, хезмәттәшләрем, Тинчурин театры артистлары да Шәле авылы белән нык бәйләнгән, - дип башлады ул чыгышын. - 1933 елда, Бөек Октябрь революциясен бәйрәм иткән көнне, җиденче ноябрьдә, безнең театр үзенең иң беренче спектаклен Шәле сәхнәсендә күрсәткән. Шуннан соң артистлар күп еллар дәвамында бирегә килде.
Артист булу җиңел түгел. Без бит төрле кешеләр булып уйныйбыз, ә яхшы уйнар өчен тулысынча үз героең образына керергә кирәк. Хәзерге заман кешеләрен генә түгел, узган гасырларда яшәгән кешеләр ролен дә башкарырга туры килә. Әмма безнең һөнәр шуның белән кызыклы да. Бик озак әзерләнәбез, репетицияләр үткәрәбез, тормыш юлда үтә - авыр, әмма без инде күнеккән. Без тамашачыларны яратабыз, аларның яхшы спектакль белән хозурлануларын телибез. Ерак шәһәрләрдә, авылларда яшәүчеләр Казанга килә алмый, аларның да яраткан артистларның уйнавын турыдан-туры карыйсы килә.
Беләсезме, бүген сезнең алда беренче тапкыр сәхнәгә чыккан кебек дулкынланам, тезләрем калтырый. Үз мәктәбемдә булып, укытучыларым арасында үземне кабат укучы итеп тойдым, - ди Ренат Габдрахманович.
Соңыннан укучылар артистка бик күп сораулар бирделәр, аларның берсен дә җавапсыз калдырмады.
Аннан соң кунак мини-мастер класслар күрсәтте, анда балалар бик актив катнашты.
- Ул һәрчак спектакльләрдә уйнарга ярата иде, бервакыт журналдан схемасын карап, сынык чаңгы таягыннан курай ясаган, - дип искә ала балачак дусты һәм артистның сыйныфташы, хәзер Шәле мәктәбе укытучысы Румия Мөхәммәдиярова.
Бу курай тавышы очрашу көнендә кабат яңгырады, Ренат Шәмсетдинов анда берничә татарча көй уйнады. Ул бу коралны талисман кебек саклый, чөнки аны ун яшьтә үзе ясаган.
Ренат Габдрахманович очрашуга улы Ришат белән килгән. Ришат артист әти-әниләре, әби-бабайлары юлыннан китмәгән. Дөрес, ул инде берничә тапкыр кинога төшкән, сценарийларны тәрҗемә итәргә ярдәм итә.
- Әлбәттә, театрда эшләү күп көч һәм вакыт таләп итә, хәзерге вакытта яңа спектакль әзерлибез, анда мин төп геройны уйныйм. Тамашачы спектакльдә ял итсен һәм күңеле белән безнең янда булсын өчен һәр ролемне бөтен күңелемне биреп уйныйм.
Ә үзем буш вакытта Идел буенда урнашкан кечкенә генә дачамда гаилә белән ял итәм, анда ел әйләнәсе күз явын алырлык матурлык, бигрәк тә җәй көне сандугачлар җырлаганда, - дип сөйләде Татарстан Республикасының атказанган артисты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса