Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Ленино-Кокушкинода Муса Җәлил юбилеен билгеләп үттеләр

    Ленино-Кокушкино авылында китапханә белән мәктәпнең татар теле укытучылары арасында хезмәттәшлек күптәннән килә.

    Бу табигый да. Безнең максатларыбыз бер - яшь буынны матур әдәбияттагы кыйммәтләр аша әдәпле, шәфкатьле, эш сөючән, көчле рухлы һәм башка уңай сыйфатларга ия булуга тәрбияләү.

    Ленино-Кокушкино авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган "Гомерем минем - моңлы бер җыр иде" кичәсе булып узды. Мәктәпнең 5-8 сыйныф укучылары бу чарада теләп катнашты. Патриот-шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юллары турында яңа мәгълүматлар бирелде, әсәрләре яттан сөйләнде, Т.Миңнуллинның "Моңлы бер җыр" драмасыннан өзек сәхнәләштерелде.

    Соңыннан кызлар һәм малайлар ике командага бүленеп, Муса Җәлилгә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Китапханәчеләр Т.И.Сәйфуллина һәм Г.Г.Шиһапова да укучылар активлыгыннан канәгать калды. Кичә барысына да ошады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: