Алга
  • Рус Тат
  • Яңартылган белем йорты

    Быел Татарстан Республикасында мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү программасы эшли башлады. 1934 елда нигез салынган Питрәч 1 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе дә әлеге исемлеккә эләкте.

    Мәктәп Питрәчнең үзәк урамына урнашкан булганга, һәр үткән кеше аның инде искерә барганын күреп китә иде. Ә хәзер мәктәп әллә каян матур булып балкып күренеп тора. Әлеге программаны тормышка ашыру безнең мәктәптә бу елның февраль аенда башланды.
    Беренче чиратта, элекке "Салават күпере" балалар бакчасы, төп бина, башлангыч мәктәп түбәләре алыштырылды. Тәрәзәләрне, эчке ишекләрне алыштырдылар. Сыйныфларда ата-аналр көче белән бизәү эшләре башкарылды. Бөтен мәктәп бинасының санузелына капиталь ремонт ясалды, ашханәнең җылыту һәм суүткәрү системасы яңартылды. Моннан тыш "Салават күпере" бинасының эчке электр үткәргечләре алыштырылды, мәктәп территориясе төзекләндерелде.
    Барлык эшләр дә республика һәм җирле бюджетыннан өстәмә финанслау исәбенә алып барыла. Район җитәкчелеге әлеге мәктәп үзенең беренче дигән статусына туры килсен өчен зур тырышлык куя. Җирле бюджет көче белән төп бинаның фасады керамогранит плитәләр белән бизәлде. Барлык укытучылар, ата-аналар, укучылар җәй буе мәктәптә эшләде. Мәктәпне яңа уку елына әзерләүдә һәрберсе үз өлешен кертте. Мәктәп күз алдында матурайды, яңартылды.
    Әлеге зур эштә катнашкан һәрбер кешегә олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бигрәк тә спонсорларыбызга, ата-аналар: Л.Григорьев, Р.Вәлиев, Л.Тимошенко, Л. Абдуллина, Э.Горшуноваларга зур рәхмәтемне җиткерәм.
    Яңартылган мәктәптә укучыларыбыз тагын да рухланып, шатланып белем алачагына күңел сөенә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: