Укучыларыбызга шигъри бүләк
Чишмәм Чишмә агышын тыңлыйм да Күңелем моңга тула, Аның матурлыгын күреп, Күңелемдә җыр туа. Күкрәгемне бер тутырып, Колачымны киң җәеп, Кычкырып җырлап җибәрәм Чишмәкәйгә ияреп. Сер бирмәскә тырышам мин Калышмыйм, дип, аңардан. Аның моңнары аша мин Хатирәмне яңартам. Су агышына ияреп, Уйларым ерак китә, Шушы борма сулар мине Яшьлек язына...
Чишмәм
Чишмә агышын тыңлыйм да
Күңелем моңга тула,
Аның матурлыгын күреп,
Күңелемдә җыр туа.
Күкрәгемне бер тутырып,
Колачымны киң җәеп,
Кычкырып җырлап җибәрәм
Чишмәкәйгә ияреп.
Сер бирмәскә тырышам мин
Калышмыйм, дип, аңардан.
Аның моңнары аша мин
Хатирәмне яңартам.
Су агышына ияреп,
Уйларым ерак китә,
Шушы борма сулар мине
Яшьлек язына илтә.
Очрашам яшьлегем белән
Күзгә-күз бер карашып,
Кычкырып җырлыйсы килә,
Елыйсы килә шашып.
Былбыл баласы
Әрәмәлек арасында
Сайрый былбыл баласы,
Ничек кенә шул былбылны
Эләктереп аласы?
Тотсам, шул былбыл баласын
Иртә-кич назлар идем,
Аның белән бер куакта
Иртә-кич сайрар идем.
Тыңлар иде ул карышмый
Минем эч-серләремне,
Җанга тынычлык таба алмый
Көткәнне сөйгәнемне.
Сайрый-сайрый былбылым да
Юатыр иде мине.
"Көткәнеңне ул да белә,
Сабыр ит," - дияр иде.
Сизмисеңдер шул, күрәмсең,
Үзәгем өзелгәнне,
Былбыл җырын тыңлый-тыңлый
Сагышланып йөргәнне.
***
Без очрашкан матур төнгә
Шаһит булды йолдызлар.
Таң атуын сизми калдык -
Уятты безне кошлар.
Сүз бирештек ташлашмаска,
Очрашырга яңадан.
Ул урында инде хәзер
Үсә биек балтырган.
Киттең дә син берни әйтми,
Эссез генә югалдың.
Ә мин һаман көттем сине,
Еладым да еладым.
Туктаусыз түккән яшемнән,
Җир уелып, күл булды.
Кара толымым урынына
Башым чал белән тулды.
Озак көттем, тик кайтмадың,
Кайтырга китмәгәнсең.
Син бит мине, мин сөйгән күк,
Өзелеп сөймәгәнсең.
Гөлфирә ҺИДИЯТОВА
Питрәч
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа