Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Үпкә яман шешенең көтелмәгән билгесе ачыкланды

    Авыруның иң сирәк очрый торган билгеләренә бармак очларының калынаюы, йотканда авырту тойгысы керә.

    Култык астында шешләр яки шешенке урыннар барлыкка килү үпкә яман шеше ихтималы турында сөйли. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

    Cancer Research UK оешмасы мәгълүматларына караганда, бу билгеләр, бигрәк тә култык астындагы һәм муендагы шешләр, авыруның лимфа төеннәренә йогынтысы турында аңлата.

    Әмма галимнәр лимфа төеннәре йогышлы авыру аркасында да зураерга мөмкин дип белдерә. «Шуңа күрә, табибка күренмичә һәм берничә анализ тапшырмыйча шешләрнең килеп чыгу сәбәбен төгәл белеп булмый», — диелә табиблар хәбәрендә.

    ТИ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: