Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчлеләрне чаңгы ярышларына чакыралар

5 мартта наратлыкта «Россия чаңгы юлы - 2021» традицион массакүләм чаңгы ярышлары узачак.

15.30да катнашучыларны теркәү планлаштырыла. 16.00 сәгатьтә - беренче старт, анда 5-8 сыйныф укучылары чыгачак. Аннан соң 9-11 нче сыйныфларның чираты. Алар 1,5 км дистанцияне узачак. Ярышларда шулай ук ветераннар һәм оешма җитәкчеләре дә катнашачак. Ир-атлар өчен дистанция 3 километр булачак.

Фиништан соң һәркемне дә кайнар чәй һәм тәмле коймак көтә. Соңыннан җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү һәм рәсми ябылу тантанасы көтелә.

Чаңгы ярышлары районның барлык торак пунктларында узачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Сәламәт яшәү рәвеше