Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Иң яхшысы – балаларның киләчәгенә өлеш кертү

Хоккей безнең илдә иң популяр спорт төрләренең берсе. Мавыктыргыч матчларга тугры фанатлар күп җыела, җанатарлар яраткан командалары артыннан районнарга, шәһәрләргә баралар һәм хәтта, чит илгә дә чыгалар. Ата-аналар, үз чиратларында, әлеге спорт төренең шактый финанс чыгымнары таләп итүенә дә карамастан, бик теләп үз балаларын хоккей секцияләренә бирәләр. Безнең районда төрле масштабтагы хоккей уеннары үтә. Еш кына җирле “Боз сарае” үзендә республика һәм чит төбәкләрдән килгән командаларны да кабул итә. Күптән түгел монда ремонт эшләре башланды

Әлбәттә, җирле хоккейчылар ярышларда актив катнаша. Һәр спорт төрендәге кебек, хоккейда да җиңелүләр булмый калмый, шулай да алар җанатарларын яхшы күрсәткечләре һәм уңышлары белән сөендерергә тырыша, алар истәлекле кубоклар, дипломнар һәм грамоталар яулый. Ата-аналар үзләренең балаларының хоккей белән мавыгуларын һәрьяклап хуплый, чөнки алар бу спорт төренең сәламәтлекне ныгытырга, уңай характер формалаштырырга ярдәм итүен яхшы белә. Балалар максатчан, чыдам, көчле рухлы булып үсә, хоккей үз-үзеңә ышаныч тәрбияли, шулай ук бер-береңә булышырга, команда белән эшләргә өйрәтә. Баланы хоккей секциясенә йөртү - арзан түгеллеге һәркемгә яхшы мәгълүм. Питрәч ата-аналары балаларның киләчәге өчен булган кертемнәрнең – иң яхшы инвестиция булуын яхшы аңлый.
- Улым Илмир 2006 елгы хоккей командасы составында уйный. Ул кечкенәдән бу спорт төренә битараф булмады, һәм менә инде 7 ел дәвамында хоккей белән бик теләп шөгыльләнә, - ди Айгөл Дәминова. – Тренировкаларга йөри, аларны калдырырга тырышмый, үз хоббиена җитди карый, бик тырыша һәм уңышларга ирешә. Аның командасындагы барлык егетләр хоккей уйнарга яраталар, буш вакытларын күнекмәләр ясап үткәрәләр. Без, ата-аналар комитеты әгъзалары, балаларыбызның кызыксынуларын бик теләп хуплыйбыз, аларга уңайлы булсын өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшлибез. Күптән түгел чишенү бүлмәсендә ремонт ясадык – түшәмне алыштырдык, стеналарны буядык. Күчмә уеннарда алар белән бергә булырга тырышабыз, алар өчен җан атабыз. Үзебез дә инде хоккейсыз яши алмыйбыз, балалар бездә бу спорт төренә карата мәхәббәт уятты, - ди Айгөл Дәминова.
- Хәзерге вакытта бездә Боз кырының бетон нигезен буяу, киенү-чишенү бүлмәләре, тренажер залы, коридор стеналарын буяу, суыткычларны ремонтлау кебек эшләр бара, - дип билгеләп үтте «Боз сарае» директоры Виктор Сорокин. – Эшләр район хисабына алып барыла. Бездә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре дә зур булышлык күрсәттеләр, моның өчен аларга бик зур рәхмәт. Шулай ук тренажерлар залын җиһазландырабыз, тиздән анда яңа тренажерлар барлыкка килер дип өметләнәбез. Без Татарстан Президентына гариза юлладык, җавап көтәбез.
“Боз сарае”на визит вакытында район башлыгы Илһам Кашапов үзе дә ата-аналарның инициативасын бәяләде. Ул ремонт барышы белән кызыксынды, хәл ителмәгән мәсьәләләр барлыгы-юклыгын, май ахырына кадәр ремонтны тәмамларга, ә иң мөһиме – боз компрессорын эшләтеп җибәрергә өлгерәләрме икәнлеген сорады. Чөнки 3 июньнән инде командалар җыела башлаячак. Хезмәткәрләр, барысы да вакытында төгәлләнәчәк, дип белдерде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт