Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Күндә милли көрәш буенча Питрәч районы беренчелеге узды

Әфганстанда, үзенең интернационал бурычын үтәгәндә һәлак булган Илдар Мархабинның туган мәктәбендә аның исемендәге милли көрәш буенча турнир булып узды.

Кызыл Йолдыз ордены кавалеры исемендәге призны яулау өчен келәмгә 1998-1999 елгы 20дән артык көрәшче чыкты. Турнирга Илдарның әти-әнисе - Мәдинә һәм Илгиз Мархабиннар да чакырылган иде, аларга улларының сыйныфташлары чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырдылар. Сүз уңаеннан, бу көнне, 15 сентябрьдә, Мәдинә апаның туган көне иде. Илдарның үзенә 3 сентябрьдә 50 яшь тулган булыр иде.

Көрәшчеләр дүрт авырлык категориясендә чыгыш ясадылар. Җиңүчеләр: Рамил Идрисов (58 кг кадәр, Пимәр), Вадим Горшенин (65 кг кадәр, Казан авиация-техник көллияте), Михаил Тубанов (72 кг кадәр, икенче мәктәп), Хансолтан Якубов (72 кг артык, Казан авиация-техник көллияте) булдылар.

Гомумкоманда зачетында беренче урынны Казан авиация-техник көллияте алды, икенче урын - шәлеләрдә, һәм өченче - Күн көрәшчеләрендә. Барлык призерлар да оештыручылардан һәм спонсорлардан истәлекле бүләкләр алдылар.

Вакыйга турында тулырак безнең газетта укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса