Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшьләр спортка тартылып үссен

Район спортчылары яңа елны уңышлы башлап җибәрде: кышкы каникуллар вакытында берничә турнир үтте. Яшь хоккейчылар бигрәк тә сөендерде.


Хоккей. 1 нче һәм 2 нче урыннар да - безнекеләр
Каникул көннәрендә "Питрәч-Арена" боз сарае республиканың яшь хоккейчылары өчен хоккей үзәгенә әйләнде. Бездә Татарстан мәктәп укучыларының Х кышкы спартакиадасының финал уеннары үтте. Спартакиада чемпионы исеме өчен 6 яшүсмерләр командасы үзара көч сынашты.
Безнең яшь хоккейчылар (2001-2002 елгы) группа турнирында бик яхшы уйнады - Балык Бистәсе командасын - 8:0, Тукай районы командасын 6:1 исәбе белән җиңде.
Ярымфиналда питрәчлеләр теләчелеләрне 7:0 исәбе белән җиңде. Икенче уенда "Б" группасында җиңүчеләр Алексеевск командасы балыкбистәлеләрне 9:2 белән җиңде.
Турнирда теләчелеләр 3 нче урын яулады. Алар кече финалда Балык Бистәсе командасын 3:1 исәбе белән җиңде.
Финал бик кызыклы үтте, анда киеренке көрәштә безнең яшь хоккейчыларыбыз Алексеевск командасын 7:5 исәбе белән җиңде һәм спартакиада чемпионнары булды. Яшь хоккейчыларыбызның тренеры Сергей Мошков.
Кызлар командасы (1998-2001 елгы) спартакиаданың көчле командасын ачыклады. Монда 7 команда уйнады. Питрәч командасы (тренер Айрат Гыйльманов) группа уенын бик яхшы үткәрде. Ул Алексеевск командасын - 9:0 исәбенә, Әтнә командасын 11:0 исәбе белән җиңде. Икенче группада Чирмешән кызлары көндәшләреннән көчле булып чыкты. Алар гомуми исәп 22:0 белән өч тапкыр җиңде.
Ярымфиналда безнең хоккейчылар Кайбыч командасын 1:0 исәбе белән җиңде. Икенче парда чирмешәнлеләр Әтнә командасын 12:0 исәбе белән җиңде.
Җиңелгән командалар ярымфинал уеннарында 3 нче урын өчен уйнады. Анда кайбычлылар Әтнә командасын 6:0 исәбе белән җиңде.
Финалда безнең кызлар бик тырышты. Бу көнне Чирмешән командасына бәхет елмайды. Алар 3:1 исәбе белән җиңү яулады һәм турнир җиңүчеләре булдылар. Питрәчлеләр 2 нче урында калды.
Баскетбол. Питрәчлеләр көчлерәк булды
КДЮСШ спорт залында ике көн дәвамында 2000-2001 елгы яшүсмерләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча ачык район беренчелеге үтте.
Яшүсмерләр арасында мәйданчыкка барлыгы 7 команда чыкты. Беренче погруппада Иске Шигали командасы 1 нче урын яулады. Ул өч уенда да ышанычлы җиңүгә иреште. Икенче подгруппада 1 нче мәктәп командасы көндәшләрен зур исәп белән җиңде - кощаклыларны - 56:0, казанлыларны 31:0 исәбе белән. Баскетболда корыга җиңүләр булмый. Ә монда могҗиза булды. Нәтиҗәдә, шәлеләр 3 нче урын яулады. 1 нче урында - 1 нче мәктәп. Алар финалда казанлыларны җиңде. Исәп - 26:12.
Кызлар арасында 1 нче урынны 2 нче мәктәп, 2 нче урынны кощаклылар, 3 нче урынны Күн командасы яулады. Турнирда барлыгы 6 команда катнашты.
Өстәл теннисы һәм бадминтон. Монда да питрәчлеләр алда


1 нче мәктәп спорт залында кече ракетка осталары ярышты. Биредә сугышчы-интернационалист Геннадий Саликеев призына район команда беренчелеге барды.
1 нче урынны 1 нче мәктәп командасы яулады. Шәхси турнирда Ленино-Кокушкинодан Алия Санчарова 1 нче урын алды. 1 нче мәктәптән Галина Мишина 2 нче урын яулады. Ленино-Кокушкинодан Ольга Павлова 3 нче урын алды.
1 нче мәктәптән Руслан Юнусов 1 нче урын яулады. Шәледән Исламгали Сәйфетдинов 2 нче урында. 1 нче мәктәптән Евгений Филиппов 3 нче урын алды.
Гомумкоманда зачетында 1 нче урында 1 нче мәктәп бара. 2 нче урынны 2 нче мәктәп алды. 3 нче Ленино-Кокушкино командасында. 4 нче урында - шәлеләр.
Чаңгы ярышлары. Бары дүрт кенә команда
Ленино-Кокушкино урта мәктәбе спорт базасында чаңгыда узышу буенча районның чираттагы беренчелеге узды. Анда 1997-1999 һәм 2000-2003 елгы егетләр һәм кызлар ярышты.
Кечерәкләр арасында барлык призлы урыннарны Ленино-Кокушкино чаңгычылары яулап алды. Беренче булып финиш сызыгын Рифат Гайнуллин, аннары Рөстәм Мостафин үтте. 3 нче урында - Имил Сабиров.
Өлкәнрәкләр арасында Александр Мишагин җиңеп чыкты. 2 нче урында Ленино-Кокушкинодагы техникумда укучы Максим Ящук алды. 3 нче урында - Шәледән Исламгали Сәйфетдинов.
Кечерәк кызлар арасында Ленино-Кокушкино кызлары өстен иде. 1 нче урында Камилә Гайниева. 2 нче урында Алевтина Блаченова. 3 нче урынны Диана Демидова алды.
Өлкәнрәкләр арасында призлы урыннар түбәндәгечә: Алена Архипова - 1, Алия Санчарова - 2 (икесе дә Ленино-Кокушкинодан), Кристина Жмакова - 3 (Татар Тау Иле).
Гомумкоманда зачетында 1 нче урында - Ленино-Кокушкино. 2 нче урында - Татар Тау Иле. 3 нче урында Шәле. 4 нче урын техникум спортчыларында.
×××
Спорт ярышлары менә шулай җанлы һәм кызыклы уза. Әмма катнашучылар саны, ни өчендер, кимегәннән-кими бара. Бу мәсьәлә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Илшат Шәфигуллинны да борчый.
- Массовойлыкның кимүгә таба баруы бер дә күңелле түгел, - ди ул. - Районда, югыйсә, спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган.
Соңгы вакытта 17 спорт чарасы үткәрелгән. Ярышларның берсендә дә Богородск мәктәбе катнашмаган. Ә Екатериновка, Колай, Керәшен-Сәрдәсе, Татар Казысы, Пановка, Чыты, Белкино, Кибәч мәктәпләре спортчылары бер яки ике ярышта гына катнашкан. Мәсәлән, чаңгы ярышларында һәрвакыт 15-20 командадан 100дән артык кеше катнаша торган булган. Ә быел өч ярым команда һәм 20 катнашучы гына килгән...
Мәктәп директорларына һәм физик культура укытучыларына үзләренең физкультура һәм спортка мөнәсәбәтләрен яхшы якка үзгәртергә бик вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса