Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Бар халык урам чистарта

Район авыл җирлекләрендә төзекләндерү буенча чаралар дәвам итә. Узган атнада район буенча үткәрелгән шимбә өмәсендә ике меңнән артык кеше катнашты. Торак пунктларда шимбә өмәсе бу атнада да дәвам итәчәк. Ул инде тагын да колачлырак төсмер ала - Бөтенроссия өмәсе итеп үткәрелә.

Яз көне район үзәген һәм район тирәсен төзекләндерү аеруча көн кадагына суга торган темага әйләнә. Озын кыштан соң бөтен җирне дә чүптән арындырырга, чистартырга кирәк. Әнә шул максатны күздә тотып уздырылган шимбә өмәсендә халык актив катнашты. Предприятие, оешма, учреждение хезмәткәрләре берсе дә бу эштән читтә калмады. Оешмаларга беркетелгән барлык территорияләрдә дә эш кайнады. Агачлар агартылды, коймалар буялды, чәчәк түтәлләре әзерләнде, җыелган чүп түгелде. Өмә көне алдан билгеле булса да, күп питрәчлеләр аны көтеп тормады, алдан ук йорт тирәләрен җыештыра башлады. Моңа яхшы һава шартлары да сәбәпче булды күрәсең. Күпләр көннәр матур торганда, үз территорияләрен чистартып калырга ашыкты.
Икеайлыкның беренче яртысы тәмамланып килә. Беренче нәтиҗәләрне ясарга да була инде. Район төзеклеге, безнең ни дәрәҗәдә әдәпле, тәрбияле булуыбызны да күрсәтә.
Яз көне ел саен санитар-экологик төзекләндерү икеайлык игълан ителә. Күп кенә утырышлар, тикшерүләр үткәрелә. Тикшерү барышында гына бераз тәртип урнашкан кебек була да, тикшерү тәмамлануга бар да үз урынына кайта. Без ун ай чүплибез дә, ике ай җыештырабыз килеп чыга инде бу. Туңдырма кәгазен кая куясыз, дигән соаштыруыбызга күпләр: "Якында гына чүп савыты булса шунда атабыз, булмаса, җиргә ташлыйбыз", - дип җавап бирделәр.
Питрәчкә читтән килүчеләр авыл үзәгенең бик матур булуын әйтә. Питрәчлеләр үзләре дә бу матурлыкны тудырыр өчен күпме көч куйганнарын яхшы белә. Шул ук вакытта башка урамнар төзек, чиста түгел, дип зарланучылар да җитәрлек. Тәнкыйтьләү, әлбәттә, бик җиңел. Ләкин безнең өчен кеше килеп эшләмәс бит. Һәрберебез кулга көрәк, тырма алып, үз йортларыбыз тирәсен җыештырса, бар җирдә дә тәртип булыр иде.
Төзекләндерү мәсьләсе буенча район администрациясенең тәҗрибәсе зур, чөнки бу төп позицияләрнең берсе булып тора. Шулай да бар халык бергәләп алынганда гына, әйләнә-тирәбезне чиста, матур итеп тота алачакбыз. Бу мәсьләне уртак тырышлык белән генә хәл итеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса