Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Элек бу турыда хыялланмадык та

Бу көннәрдә "Кыңгыраучык" мәктәпкәчә балалар учреждениесе бинасында тулы куәткә ремонт эшләре бара. Бакчабыз танымаслык булып үзгәрде.

Ремонт эшләре тәмамланмаса да, күп кенә башкарылган эшләрне уңай яктан бәяләп үтәргә мөмкин. Иң элек, тәрәзәләрне алыштырдылар. Элеккеге иске тәрәзәләрне ачып, чистарту мөмкин түгел иде. Алар таралып китәргә торалар иде. Хәзер энергия саклагыч пыялалы тәрәзәләр куйдылар, алар кышын салкынны, җәен җылыны үткәрми. Бина тулысынча үзгәрде дияргә була. Һәм иң мөһиме - хәзер группаларда җылы. Җылылык системасын алыштырганнан соң, бакчабызны алыштырып куйгандай тоелды безгә. Барлык эшләр дә төптән уйланып башкарылган. Хәзер һәр группада температураны көйләргә була. Түшәмнәребезне күрсәгез иде. Алар аллергиягә каршы торучы, җылыткыч белән. Һәр җирдә диод лампочкалар белән яктырткычлар куелды, алар балаларның күз күременә уңай йогынты ясый.

Подрядчик Рамил Шәйхулла улы Сираевка, мастер Руслан Рамилевич Сираевка чиксез рәхмәтебезне белдерәсе килә. Алар матурлык кына тудырып калмый, эшне сыйфат белән башкара. Аларның игътибарлы булулары аркасында мастерлар барысын да җиренә җиткереп эшли. Бүлмәара ишекләр янгын куркынычсызлыгы таләпләрен исәпкә алып куелган. Бигрәк тә бәдрәф бүлмәләре, аның ничек үзгәрүе турында аерым әйтеп үтәсе килә. Стена һәм идәннәргә тулысынча матур кафель плитка ябыштырып чыктылар. Дүрт бүлем ясап, барысына да унитаз куйдылар, юыну өчен дүртәр раковина урнаштырдылар, хәтта аякларны юу өчен поддоннар да куелды. Барысы да балаларның яшьләрен исәпкә алып, аларга туры китерерлек итеп эшләнгән. Элек без бу турыда хыялланмаган да идек. Барысы да төштә генә кебек. Хәзер бакчабызда шулкадәр уңайлы. Шулай ук медицина кабинеты өчен дә зур рәхмәт. Хәзерге вакытта азык блогында ремонт эшләре алып барыла. Барысы да сыйфатлы һәм матур итеп эшләнә. Һичшиксез, бакча хезмәткәрләре, балалар, ата-аналар әлеге үзгәрешләрне күреп, бик нык гаҗәпләнәчәк.

Без югары квалификацияле белгечләр Сираевларга, шулай ук мастерларга барысы өчен дә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса