Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Кәгазь басмаларны электрон версия алмаштыра алмый

«ТАТМЕДИА» АҖнең татар басмалары җитәкчеләре Питрәч районына килде. «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга» газеталары, «Сабантуй», «Ялкын», «Салават күпере», «Сөембикә», «Казан утлары», «Идел» журналлары һәм башка журналлар мөхәррирләре җирле мәктәптә укучылар белән очрашуда питрәчлеләргә үзләренең кызыклы һәм уникаль сәхифәләре турында сөйләделәр. Алар яңа номерларны бүләк иттеләр.

Әлбәттә, бөтендөнья Интернет челтәре басма мәгълүмат чараларын төрлечә кысрыклап чыгарырга тырыша, әмма газета-журналларга тугры калган кешеләр дә бар. Алар өлкән буын вәкилләре генә түгел, шулай ук яшьләр һәм балалар да. Гомәровлар гаиләсендә һәркем укырга ярата, кечкенәләр дә, олылар да, шулай ук бик теләп басма журналлар да яздырып алдыралар икән.
- Әни безнең өчен даими рәвештә журналлар яздыра, үзем «Ялкын»ны, әнием буш вакытында «Сөембикә» журналын укырга ярата, ә энем «Салават күпере» журналын үз итә, - дип сөйләде безгә мәктәп укучысы Зилия Гомәрова.
Бишенче сыйныф укучысы Динә Миндубаева шулай ук «Салават күпере» журналы фанаты булуын билгеләп үтә.
- Мин андагы биремнәрне чишәргә яратам, - диде ул.
Алар өчен әлеге балалар журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинованың иң яраткан кунак булуы гаҗәп түгел.
- Безнең журнал - балалар түземсезлек белән көтеп алган кечкенә китап, ул рус һәм татар телләрендә чыга. Безнең журнал битләрендә баланың күңелле һәм файдалы ял итүе өчен барлык мөмкинлекләр дә бар - сканвордлар, буяу өчен рәсемнәр, шигырьләр, гыйбрәтле хикәяләр, - диде ул.
- Быел «Сабантуй»га 95 яшь тулды. Элек ул газета рәвешендә, ә инде 2014 елдан журнал рәвешендә чыга башлады. Кечкенә укучыларыбыз безгә үзләренең иншаларын, шигырьләрен җибәрәләр, без аларны бик теләп бастырабыз. Монда төрле табышмаклар, сканвордлар, кроссвордлар, ребуслар да тәкъдим ителә, - дип таныштыра укучыларны басма белән мөхәррир Илназ Фәйзуллин. - Без шулай ук конкурслар үткәрәбез, җиңүчеләргә бүләкләр өләшәбез. Ә «Ялкын» журналы инде олырак аудиториягә исәпләнгән, анда безнең төп китап укучыларыбыз һәм авторларыбыз – яшүсмер кызлар һәм малайлар, - дип өстәде ул.
Чарада шулай ук татар язучысы, шагыйрь, драматург, публицист Галимҗан Гыйльманов та катнашты. Ул балаларга китапның һәр замандагы кыйммәтен аңлатты, бер генә электрон версиянең дә басма чараларны алыштыра алмавын искәртте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса