Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • КОТЛАУЛАР

    Ватанны саклаучылар көне уңаеннан эчкерсез котлауларымны кабул итегез. Бу бәйрәм буыннар алмашынучанлыгы, батырлык, туган илгә мәхәббәт, тугрылык үрнәге булып тора. 23 февраль бөтенхалык бәйрәме булуы очраклы түгел, бу иң көчлеләр, кыюлар һәм ихтыяр көче нык булганнар бәйрәме. Илебез Кораллы Көчләре тарихында Россия сугышчыларының кыюлыклары һәм тиңдәшсез батырлыклары турында сөйләүче сәхифәләр...

    Ватанны саклаучылар көне уңаеннан эчкерсез котлауларымны кабул итегез. Бу бәйрәм буыннар алмашынучанлыгы, батырлык, туган илгә мәхәббәт, тугрылык үрнәге булып тора. 23 февраль бөтенхалык бәйрәме булуы очраклы түгел, бу иң көчлеләр, кыюлар һәм ихтыяр көче нык булганнар бәйрәме. Илебез Кораллы Көчләре тарихында Россия сугышчыларының кыюлыклары һәм тиңдәшсез батырлыклары турында сөйләүче сәхифәләр бик күп. Алар туган җиребезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаган. Без ата-бабаларыбыз батырлыкларын беркайчан онытмабыз. Алар кырыс Бөек Ватан сугышы яуларында сугышып, фашизмны җиңгән. Хәрби конфликтларны көйләүдә катнашкан солдат һәм офицерларның фидакарьлекләрен һәрвакыт истә тотабыз. Алар үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәгән. Сугышчыларның хәзерге буыны ата-бабаларының сугышчан традицияләрен кадерләп саклыйлар, алар да гражданлык һәм патриотизм үрнәкләре күрсәтә. Үз алларына куелган бурычларны лаеклы үти.

    Хөрмәтле ветераннар, туган илебезгә хезмәт итүчеләр! Сезгә нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе, Ватанга хезмәт итүдә уңышлар телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: