Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч районында Парклар һәм скверлар планы эшләнде

    Питрәч районы башкарма комитеты быел районда Парклар һәм скверлар елы үткәрү буенча чаралар планы раслады.

    Биналар фасадларында ел логотиплары куелачак. Май аенда "Агач утырт!" акциясе узачак. Шулай ук "Татарстанның чиста урманнары" республика табигатьна саклау акциясен үткәрү планлаштырыла, "Урман көне" дә булачак. Районда яшәүчеләрне" Парклар маршы - 2015", "Бөтенроссия экология шимбә өмәсе", " Урман утырту көне", "Бердәм экология дәресе", кебек акцияләр дә көтә. Моннан тыш "Кеше һәм табигать" һәм "ЭКОлидер" бәйгеләре узачак. Март-апрель айларында безгә Җиңү паркын, һәйкәлләрне төзекләндерәсе, район башкарма комитеты каршында скверны ачасы бар. Ел буе район китапханәләрендә тематик китап-рәсем күргәзмәләре эшләп торачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: