Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәчтә пиротехниканы кул куеп кына алырга була

Район үзәгендә ике сәүдә ноктасында фейрверк, петарда, башка пиротехника сату кагыйдәләрен бозмыйлар.

Бу Эчке эшләр һәм Гадәттән тыш хәлләр бүлеге вәкилләре белән бергәлектә үткәрелгән рейдта ачыкланды. Товар киштәләргә тиешенчә урнаштырылган, янгын куркынычсызлыгы инвентаре кул астында, аларны куллану инструкциясе дә күз алдына куелган. Пиротехниканы 18 яшьтән өлкәнрәкләргә, махсус дәфтәргә куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышуын раслап, кул куйганна соң гына бирәләр. Сүз уңаеннан, Питрәчтә салютны үзәк стадионда гына аттырырга мөмкин. Әлеге таләпне үтәмәгән өчен 2 мең сумга кадәр штраф каралган.
Рейд барышында закон бозулар, шулай ук санкцияләнмәгән урыннарда пиротехника сату ачыкланмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса