Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Районда гаилә фермалары күбрәк булачак

Гаилә фермалары төзү - республика җитәкчелегенең аграр сәясәттә иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Әлеге программаның тормышка ашырылуы атна саен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган республика киңәшмәсендә анализлана.

Шундый киңәшмәләрнең соңгысында безнең районның республикада алдынгы урыннарда баруы билгеләп үтелде.
Бүгенге көндә районда 6 сыер фермасы, 1 сарык фермасы, 1 страус фермасы, 1 каз фермасы, 1 умарта фермасы эшләп килә. Алар барысы да хуҗалык эшчәнлегенең кече формасын куллана һәм соңгы берничә елда уңышлы гына эшләп килә.
Мисал өчен, алар 2012 елда 20 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән. Әлеге фермаларда өстәмә 24 яңа эш урыны булдырылган.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин районда программаны гамәлгә ашыру дәвам итүен билгеләп үтте. Шулай булгач, гаилә фермалары артачак әле.
Хуҗалык итүнең шушындый формасы гасырлар буе килгән авыл тормышын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Нәтиҗәдә, яңа эш урыннары да барлыкка киләчәк. Монысы да бик мөһим. Бу авыл кешесенең психологиясен үзгәртә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, район башлыгы аларга фикерләрен үзгәртергә һәм эш барышына актив кушылырга чакырды: биналар төзүдә ярдәм итәргә, кредит алуда булышырга... Ягъни һәртөрле булышлык күрсәтергә өндәде.
Аннары Шәйхулла Галимуллович гаилә фермаларының рентабельлелеген ассызыклады. Берничә сан китереп үтәм. "Макс Ойл" гаилә фермасында 82 баш сыер бар. Көн саен 1600 килограмм сөс саталар. "Сабан"да 200 дән артык сыер, 1500 килограмм сөт озаталар. "Макс Ойл"да сыердан уртача тәүлеклек савым 18 килограмм булса, сабанлыларда - 7,5.
Район башлыгы җыелганнар игътибарын Шәле авыл җирлеге үзенчәлекләренә юнәлтте: әлеге торак пункт районда иң зурысы, эшче куллар җитәрлек. Гаилә фермасы төзеп, үз-үзенә эшләргә, гаилә бюджетын тулыландырырга теләүчеләр табылачак. Аларга дөрес юнәлеш бирергә, аңлатырга һәм ярдәм итәргә, якларга гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X