Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Уҗым культураларын чәчү дәвам итә

Район игенчеләре уҗым культуралары чәчүгә кереште. Быел 12 мең гектар мәйданда уҗым культуралары чәчәсе бар.

"Соя Колай" ҖЧҖ уҗым культураларын чәчүгә беренчеләрдән булып кереште. Биредә ул 900 гектар мәйданны биләячәк. Шуларның 600 гектарын уҗым арышы һәм 300 гектарын уҗым бодае тәшкил итәчәк.
Узган еллардагы кебек бу җаваплы эшне алдынгы механизатор Хаитбай Досчановка ышанып тапшырдылар. Ул инде атна башыннан бирле "К-744" тракторында "Моррис" агрегаты белән кырларда тырышып эшли. Аның көндәлек хезмәте 80 гектардан артып китә.
Досчановлар гаиләсе безнең районга җиде ел элек күчеп кайта. Гаилә башлыгы механизатор булып эшкә урнаша. Туган ягы Үзбәкстанның Хорезм өлкәсендә дә ул тракторда мамык чәчү өчен җир эшкәрткән. Уллары да әтисе юлыннан киткән. Олы уллары Азамат "К-700" тракторында сенаж һәм силос таптый. Уртанчылары Ойбек "КСК-100" руле артында силоска кукуруз ура. Ә кечеләре Улугбек әтиләренең ярдәмчесе булып эшли.
- Без иртүк торып өйрәнгән инде. Сәгать алтыда паркка барып техниканы карап чыгабыз һәм кырга кузгалабыз. Аллага шөкер, улларым техниканы яхшы белә, күңелләрен биреп эшли, шуңа күрә нәтиҗәләре дә яхшы. Төнгә кадәр эшлибез.
Сенаж базларын тутырганнан соң, бу атнада колайлылар силос салуга кереште. Биредә кукурузны 1200 гектарга чәчкәннәр. Һава шартларына да карамастан, уңышы бик яхшы булган - кай җирләрдә биеклеге ике метрдан артып китә.
- Мондый уңыш белән без, һичшиксез, планны үтәячәкбез,- ди азык хәзерләүчеләр,- мондый запас белән кышлатуның уңышлы булачагына иманыбыз камил. Маллар да тук, сөт тә мул булыр.
Әлегә биредә кукуруз ура торган өч комбайн эшли - ике "Полесье" һәм "КСК-100". Әлеге комбайннарда аталы-уллы Рафаэль һәм Нурфаэль Салиховлар һәм Ойбек Досчановлар эшли. Тәҗрибәле механизаторлар белән бергә быел 9 нчы сыйныфка баручы Илья Санников һәм ПЛ-93 курсанты Николай Елизаров та эшли.
Яшел массаны "КамАЗ" машинасы йөртүчеләр һәм "МТЗ-1221" тракторчылары ташый. Араларында иң өлкәннәрнең берсе - Әнвәр Хөснетдинов. Ул прицеплы "КамАЗ" машинасында көненә егермедән артык рейс ясый. Тракторчылар Рамил Таһиров һәм Валерий Чубаевлар да өлкән хезмәттәшләреннән калышмый.
Рәсемнәрдә: Хаитбай Досчанов;
Азык хәзерләүчеләр кукуруз кырында.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса