Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат

Питрәчнең Хәтер паркы

Питрәчнең Хәтер паркы
  • Адресы:

    Питрәч авылы

Җиңүнең 70 еллыгына район җитәкчелеге һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәлне яңартырга карар кылды. Ике вариант тәкъдим ителде: Питрәч үзәгендә яңа Җиңү паркы төзергә (Владимир Ленин һәйкәле артында) яки булган Җиңү паркына капиталь реконструкция ясарга. Иң яхшы вариантны ачыклау максатында интернет-сораштыру үткәрелде, аның нәтиҗәләрен исәпкә алып, район җитәкчелеге булган паркны реконструкцияләү турында карар кабул итте. Биредә хәрби техника – танк, чәчәк бакчалары, ана һәм солдат фигурасы, шулай ук Советлар Союзы Геройларының өч бюсты урнаштырылган, һәлак булган сугышчыларның фамилияләре язылган стела һәм хәтер панеле яңартылган. Православие приходы көче белән шулай ук часовня төзелгән.