Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Питрәч районы мәдәнияте

Питрәч районы мәдәнияте

Бу бүлектә сез Питрәч районы мәдәният үзәкләре, музейлары турында төп мәгълүмат белән таныша, аларның адресларын һәм эш графикларын белә аласыз

«Мәдәният бүлеге» муниципаль учреждениесе структурасына район, авыл мәдәният йортлары, клублар, кино бүлеге, китапханә системасы, балалар сәнгать мәктәбе, туган якны өйрәнү музее керә.

Мәдәният бүлеге иҗат берлекләре, профсоюз оешмалары, халыкны социаль яклау органнары, мәгариф бүлеге, яшьләр комитеты белән даими хезмәттәшлек итә. Район һәм республика масштабындагы барлык чараларны бергәләп әзерләү һәм аларны үткәрү күптән күркәм традициягә әверелде.

Питрәч районында даими рәвештә мәдәният хезмәткәрләре слетлары үткәрелә, аларда ветераннарны хөрмәтлиләр һәм эш йомгаклары буенча иң яхшы белгечләрне билгеләп үтәләр.

Клуб формированиеләрендә шөгыльләнүче балалар республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурс һәм фестивальләрнең дипломантлары һәм лауреатлары булып саналалар.