Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат

Питрәч районында мәдәният үзәкләре, музейлар һәм иҗат йортлары

Бу бүлектә Питрәч районының музейлар, мәдәният һәм иҗат йортлары кебек мәдәни объектлары турында мәгълүмат алырга мөмкин.

«Мәдәният бүлеге» муниципаль учреждениесе структурасына район мәдәният йорты, авыл мәдәният йортлары, клублар, кино бүлеге, китапханә системасы, балалар сәнгать мәктәбе, туган якны өйрәнү музее керә.

Мәдәният бүлеге иҗат берлекләре, профсоюз оешмалары, халыкны социаль яклау органнары, мәгариф бүлеге, яшьләр комитеты белән даими хезмәттәшлек итә. Район һәм республика масштабындагы барлык чараларны бергәләп әзерләү һәм аларны үткәрү күптән күркәм традиция булып тора.

Питрәч районында даими рәвештә мәдәният хезмәткәрләре слетлары үткәрелә, аларда ветераннарны хөрмәтлиләр һәм иң яхшы белгечләрне билгеләп үтәләр.

Клуб формированиеләрендә шөгыльләнүче балалар республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурс һәм фестивальләрнең дипломантлары һәм лауреатлары булып саналалар.