Питрәчтә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез КАМАЛЕТДИНОВА Кәшифә Якуп кызын ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз.

Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел әниебезгә авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүен, балаларының, оныкларының игелеген күреп яшәргә язсын Ходай.
Син бит, әни, яшәешнең яме,
Безнең өчен олы бер терәк.
Тыныч яшә, бер үк исән-сау бул,
Син бит безгә бик кирәк.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызың, улың, киленең, оныкларың.