Питрәчтә яшәүче кадерле кешебез ГИБАТОВА Гөлназ Сәлимҗан кызын ихлас күңелдән 45 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә.
Мең теләкләр әйтеп сиңа,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Ходай Тәгаләдән иң зур байлык -
Саулык-сәламәтлек сорыйбыз.
Ак бәхетләр теләп атсын таңнар,
Кояш көлсен тормыш күгеңдә.
Теләкләрнең изге, кайнарларын
Юллыйбыз без туган көнеңдә.
Иң изге теләкләр белән әниең, апаң-җизнәң, абыйларың-җиңгәләрең һәм балалар.