Терлекләрне кышлату уңышлы узачак
Бүгене көндә район авыл хуҗалыкларында силос салу эше бара. Ел коры килүгә дә карамастан, "кырлар патшабикәсе" яхшы уңыш бирә. "Соя Колай" ҖЧҖ, "Газовик" ҖЧҖ кебек хуҗалыкларда бу көннәрдә чын мәгънәсендә урак өсте. Районда 4157 гектар мәйданда кукуруз чәчелгән. 16 сентябрьгә шуның 1357 гектары җыелган. 76 тонна силос салынган.