“Скорлупино” яңа рекордлары белән таң калдырды
Быел Питрәчнең гадәти булмаган, үзенчәлекле Бөтенроссия “Скорлупино” фестивале бик күпләрне гаҗәпләндерде. Алга китеп шуны билгеләп үтәсем килә, бәйрәм бик матур, күңелле үтте, кунакларга бик күп кызыклы сюрпризлар әзерләгәннәр иде. Һава торышы сөендермәсә дә, беркем дә монда килүенә үкенмәде.