Питрәч балалар бакчасы диплом һәм приз яулады
Җәмгыять

Питрәч балалар бакчасы диплом һәм приз яулады

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре Питрәч районының "Каенкай" балалар бакчасында булдылар.

Питрәч балалар бакчасы "Эко-яз - 2018" республика конкурсының «Иң яхшы балалар бакчасы» номинациясендә диплом һәм приз яулады.
- Без инде беренче тапкыр гына катнашмыйбыз, узган ел да номинацияләрнең берсендә җиңдек, тәрбияләнүчеләргә экологик белем бирүгә зур игътибар бирәбез, күп кенә тематик чаралар үткәрәбез, алар турында конкурс эшләрендә сөйләячәкбез, - ди балалар бакчасы мөдире Наталья Матросова. – Узган ел үзебезнең бакчада утырткан үсентеләр бүләк булды, ә быел – балалар өчен спорт инвентарьлары.