26 декабрь 2018 яңалыклары
-
Татарстанда Яңа ел төнендә 1700 полиция хезмәткәре кизү торачак
Раштуа төнендә кизү торуга 900 полиция хезмәткәре чыга.
-
Шәледән Исламия Сафина җиңүгә лаек булды
"Хәзинә" бәйгесендә якташыбыз, Шәле мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Исламия Сафина бүләккә лаек булды.
-
Яңа елдан безгә ниләр көтәргә?
Яңа 2019 ел кытай календаре буенча Сары Җир Кабаны елы. Астрологлар әйтүенчә, Кабан елы зур мөмкинлекләр һәм куанычлы яңалыклар алып киләчәк. Барлык үпкәләр онытылыр. Хәтта күптән сүзгә килеп йөрүчеләр дә дуслашыр. Мәхәббәтен көткәннәр гомерлек ярын очратып, бу елны өйләнешеп тә куярлар. Кайберәүләр сөйгән яры янына хәтта чит илгә дә күчеп китәчәк икән. Күп парларның көтеп алган сабыйлары туар. Гомумән, бу ел Эт елына караганда шактый яхшырак узачак, ди күренекле белгечләр. Йолдызлар ни юраса да, Яңа ел һәрберебезгә яхшы хәбәрләр, яңа сөенечләр, иминлек алып килсен!
-
Иң катгый контроль - халыкныкы
Еш кына тормышта проблемалар килеп туа, без аларны хәл итәргә тырышабыз, әмма ярдәм итүче табылмый. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында махсус “Халык контроле” дигән бүлек бар, анда һәркем үзен борчыган мәсьәлә турында яза һәм дәлил буларак актуаль фотография тәкъдим итә ала. Биредә беркемнең дә проблемасын игътибарсыз калдырмыйлар, чөнки система халыкның игътибарын җәмәгать тормышына җәлеп итү һәм хакимият органнары белән граждан арасында теге яки бу мәсьәләне хәл итү өчен элемтә урнаштыру уңаеннан махсус булдырылган.
-
Бәйрәмнәрдә куркынычсызлык чараларын истә тотыгыз
2018 елның 20 декабреннән 2019 елның 9 гыйнварына кадәр Питрәч районының бөтен территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырылды, бу чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штраф күләме арта.
-
Урман гүзәлләрен саклыйк
Бик тиздән Яңа ел җитә. Кышкы сихри бәйрәмнең алыштыргысыз бизәге булып матур итеп бизәлгән чыршы тора. Урман гүзәле безнең өйләребезгә нинди сукмаклар буенча килә икән? Урман һәм полиция хезмәткәрләре белән күңелсез аңлашуларга юлыкмыйча, бәйрәмнең ямен җибәрмичә генә ничек итеп яңа елны каршыларга икән? Ел саен ылыслы яшь агачларны саклап калу максатыннан Питрәч урман хуҗалыгы билгеле бер саклык чаралары күрә.
-
Горурланабыз һәм зур өметләр баглыйбыз
Һәр җирдә бар нәрсә яңа ел якынлашуын сиздерә. Урамнарда искитмәле матур кар сыннары, бизәлгән чыршылар балкый, төрле төстәге утлар җемелди. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә бәйрәм әйлән-бәйләннәре уза, әти-әниләр корпоративларда хезмәттәшләре белән күңел ача. Һәркем кибетләрдә яңа елны каршылар өчен күлмәк, дус-туганнар өчен бүләкләр сайлау белән мәшгуль. Матур традиция буенча иң зарыгып көтеп алган бәйрәм алдыннан районның иң алдынгы укучылары: активистлар, спортчылар, яхшы укучылар, төрле олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр район башлыгы чыршысына җыела. Һәрвакыттагыча, балалар өчен быел да искиткеч концерт программасы әзерләгәннәр иде, анда могҗизаи әкиятне сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР
“СКОРЛУПИНО” Бөтенроссия фестивале авторы һәм җитәкчесе Наилә Таҗиева Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Казан Ратушасында үткән бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “ТР мәдәният һәм тарихи һәйкәлләрне яңарту республика фонды” коммерция булмаган оешма башкарма директоры Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.
-
Пенсия турында нәрсәләр белергә кирәк?
2019 елдан массакүләм мәгълүмат чараларында һәм халык арасында киң яңгыраш алган пенсия билгеләү һәм түләүләр тәртибендәге үзгәрешләр турында закон көченә керә. Пенсия белән бәйле барлык сораулар турында газетаның баш редакторы Ольга Шәрипова Питрәч районында Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды идарәсе башлыгы Искәндәр Әхмәтҗанов белән сөйләште.