2025 елга Ураза һәм Корбан гаете көннәре билгеле
Җәмгыять

2025 елга Ураза һәм Корбан гаете көннәре билгеле

Мәгълүмат Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында чыкты.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2025 елда мөселманнар өчен бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар календарен бастырып чыгарды.

Исемлек буенча, Ураза бәйрәме – 30 мартка, ә Корбан бәйрәме 6 июньгә туры килә.

Рамазан ае 1 мартта башлана, һиҗри исәп буенча 1447 елның башы 26 июньгә, Мәүлид ән-Нәби 3 сентябрьгә туры килә.