Аларның кул эшләрендә – күңел җылысы
Яшьләр үзәгенең «волонтерлар бүлмәсе»ндә һәрвакыт җанлылык хөкем сөрә: биредә эшлиләр дә, җырлыйлар да, чәй өстәле артында шаярып сөйләшәләр һәм яңалыклар белән уртаклашалар. Өлкәннәр ункөнлегендә мондагы әбиләр һәм дәү әниләр: “Яшь – паспорттагы сан гына, ә рухи көч сугышчылар өчен бәйләнгән оекбашлар саны һәм үзгәрмәс оптимизм белән үлчәнә”,- дип саный.
«Мин бер урында утыра алмыйм»
Александра Галиевага 82 яшь, әмма күңел дәрте белән әле ул яшьләрдән дә уздыра алырлык. Пенсиягә чыкканчы ул балалар бакчасында эшләгән, бүген исә аның хәрби коралы – бәйләү энәләре.
– Кышын һәм көзен мин җеп сатып алам да, сугышчыларга йон оекбашлар бәйлим, – дип сөйли Александра Васильевна. – Кыш буе ун-унбиш пар бәйләп өлгерәм. Җәен исә гади, җиңел оекбашлар алам: егетләргә эссе булмасын, ешрак алыштыра алсыннар өчен.
Аяклары авыртуы аркасында үзәктә озак утыру аңа авыр. Шуңа күрә ул үзен «өйдән эшләүче волонтер» дип атый. Әзер әйберләрне Яшьләр үзәгенә китерә – иптәшләре аларны үргән челтәрләр белән бергә төреп куя.
Аның балачагы авыл җирендә уза. Әтисе сугышта катнаша, әнисе җиде бала үстерә. Өйдә сугыш турында сөйләшмәгәннәр диярлек – көнкүреш турында кайгырту өстен булган. Ләкин бабалары истәлеге яшь буын күңелендә яши: Александра Васильевнаның биш оныгы, алты оныкчыгы бар. Кайсылары әле укый, түгәрәкләргә йөри, икенчеләре исә инде эшли, илгә булыша.
Гөлсинур Зарипова да оекбаш бәйли, сугышчыларга гуманитар ярдәм җыюда булыша:
– Алар бит авыр шартларда: салкында да, эсседә дә түзәләр. Без аларга ярдәм итәргә тиеш, – ди ул.
Терәк булган ятимнәр
Янәшәдә Әлфия апа Хафизова эшли. Аңа 72 яшь, ул үзәккә һәр көн заводка килгән кебек килә. Авырмаган көннәрдән тыш, бер көнне дә калдырмый.
– Мин бу эшне яратам, чөнки аналарның уллары исәнсау кайтуын, сугыш тизрәк Кызыклы вакыйгалар «Мин аккош коткардым» тәмамлануын телим, – ди Әлфия апа гади итеп.
Аның гомер юлы җиңел булмаган. Өч ятимне тәрбияләп, аларны чын кешеләр итеп үстергән. Бүген инде балалар үскән, дәүләт аларга (ятимнәр буларак) фатирлар биргән, үз гаиләләре бар. Әлфия Ширияздан кызы язмышка да, дәүләткә дә рәхмәтле – шуңа күрә балалары куркыныч зонада булган гаиләләргә ярдәм итүне үз бурычы дип саный. Өендә дә эш җитәрлек: бакча, кош-корт. Әмма күңеле бирегә – челтәр үрү станоклары янына тарта.
Кызыксынучылар клубы һәм икенче йорт
Күп волонтерлар өчен бу кабинет инде икенче йортка әверелгән. Назирә Вагыйзова авылга дүрт ел элек Тольяттидан, әти-әнисе янына кайткан. Башта үзәккә «күреп чыгарга гына» дип кергән, әмма озакка тоткарланган.
– Миңа мондагы атмосфера бик ошый. Бу – кызыксынучылар клубы кебек, – дип уртаклаша Назирә Шәкүр кызы. – Без эшләп кенә калмыйбыз, бергә ял да итәбез: экскурсияләргә йөрибез, бәйрәмнәр уздырабыз. Сугышта булган балаларны искә төшерү кызганыч, әлбәттә. Ләкин без көчебездән килгәнне эшлибез: гуманитар ярдәм җыеп, район үзәгенә җибәрәбез. Кулыбыздан килгәнчә фронтка ярдәм итәбез.
Эшне оештыручы Фәния Толстова: «Монда коллектив дус, күпмилләтле», ди.
– Элек ике сменада эшли идем, хәзер арыйм, чиратлап кына йөрим, – ди елмаеп Фәния Заһретдин кызы. – Ләкин дусларым мине хуплап тора. Авырсам, шунда ук барысын да үз өсләренә алалар. Ирем ярдәм итә, балаларым янәшәдә.
Юлия Гражданкина госпитальләр өчен мендәрләр һәм күлмәкләр тегүләре турында сөйли, үз бакчасыннан сугышчыларга алма, чөгендер, сарымсак киптерә.
– Хәрәкәтләнергә, эшләргә, өйдә тик утырмаска кирәк! – ди ул. – Хәрәкәттә – бәрәкәт! Җиңү бездә булачак!
«Өлкәннәр – дөнья тоткасы»
Тәслимә Сәйфуллина, китапханәче һәм төркемне оештыручыларның берсе, мөһим аспектны билгели:
– Өлкәннәр – дөнья тоткасы, – ди ул. – Алар өйдә тик утырмыйлар, картаюны белмиләр. Яшьләр белән аралашалар, гореф-гадәтләрне саклыйлар һәм киләчәк буынга тапшыралар. Кулларына гына карагыз: алар лесканы сүтәләр, төеннәр бәйлиләр. Бу – вак моторика, реабилитация. Башкалар санаторийларга йөри яки ЛФК белән шөгыльләнә, ә безнең әбиләр хезмәт һәм аралашу белән дәваланалар.
Чыннан да, үзәктә көлгән тавышлар яңгырый, кыстыбый рецептлары турында бәхәсләр бара, музейларга сәяхәт планнары корыла. Хатын-кызлар үзләрен кирәкле итеп тоялар. Фатыйма Хәлимбаева, 40 ел стажлы элеккеге укытучы, ул да моны раслый:
– Пенсиядә өйдә күңелсез була башлады. Ә монда без аралашуга шатланабыз, концертларга йөрибез.
«Нинди темаларга сөйләшәсез?» дигән сорауга ул дәртләнеп җавап бирә:
– Мәхәббәт турында! Һәркемгә: өйдәгеләргә, балаларга карата булган мәхәббәт турында. Минем өч балам бар. Улым – отставкадагы подполковник, ун елдан соң яңадан армиягә китте. «Әни, минем урыным шунда!» – ди.
Бурыч йөкли торган истәлек
Сүз бүген арабызда булмаганнарга барып тоташа. Волонтерлар, фронтка китәр алдыннан фотога төшергә өлгергән, һәлак булган якташларының рәсемнәрен күрсәтәләр. Смартфон экраннарында – яшь егетләрнең йөзләре.
Бу авырлык гамәлгә әверелә. Һәр үрелгән челтәр – берәрсенең улы өчен калкан. Һәр бәйләнгән оекбаш – берәрсенең туңган аяклары өчен җылылык. Киптерелгән алма белән сарымсак – туган йорт тәме.
Тема авыр булса да, атмосфера якты булып кала. Чәй эчү берләшү йоласына әверелә. Хатын-кызлар яңа сәяхәтләр кылу турында килешәләр, үткән чараларны искә алалар, шаяралар.
Мондый хатын-кызлар булганда – Россиянең киләчәге бар. Алар яшьләргә бирешмәскә, үзара ярдәмләшү гадәтен сакларга һәм Ватанны сүз белән генә түгел, эш белән дә яратырга өйрәтәләр.
