90 еллык тормыш тарихлары
Шушы көннәрдә Питрәчнең берничә озак яшәүчесе үзенең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте. Район хакимияте вәкилләре аларга чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр, Россия Президенты исеменнән котлау хатлары тапшырдылар. Юбилярлар, үз чиратларында, кунакларга үз язмышлары турында сөйләде.
Көчле һәм сабыр булырга тырышкан
Рәшидә Зыятдин кызы Хисамиева Балык Бистәсе районында туа. Алар гаиләдә барлыгы алты бала булган, аларның өчесе сабый чагында ук үлгән. Әнисе вакытның күп өлешен колхозда эшләп үткәрә. Рәшидә иң олысы булганга күрә, аның җилкәсендә үзеннән кечерәкләр өчен генә түгел, әтисе өчен дә зур җаваплылык ята, аңа да кайгырту кирәк була. Ул сугыш башланганчы вафат була. Рәшидә Хисамиева мәктәпкә йөрүдән бөтенләй баш тарта, чөнки үзенең иске киемнәреннән ояла. Башка кешеләр яхшырак яши кебек тоела аңа. Сугыш башлангач, кыз күпләрнең бәхетсез булуын күреп ала – һәркайда хәерчелек, ачлык, салкын. Ул әнисе һәм кече сеңелләре хакына көчле һәм сабыр булырга тырыша. Ниһаять, куркыныч көннәр артта кала, Рәшидә Хисамиева авылдашына гашыйк була һәм аңа кияүгә чыга. Кызганыч, аларның мөнәсәбәтләре тиз суына һәм тиздән пар аерыла. Кыз аерылышуны авыр кичерә, шуңа күрә Төркмәнстанга китәргә карар кыла, анда 31 ел төзелештә хезмәт куя. Шунда ул үзенең булачак ирен очрата. Аларның ике баласы туа. Ире бик күп еллар элек вафат булган. Хәзер Рәшидә Хисамиева кызы Фәйрүзә белән Ленино-Кокушкино авылында яши. Улы, өч оныгы һәм өч оныкчыгы аңа даими рәвештә шалтыратып, хәлен белешәләр һәм еш кына кунакка кайталар.
“Кулак кызы” дип атаганнар

Әминә Гафаз кызы Абдуллина Чуваш Республикасының Кармыш авылында туа. Әтисе бик тырыш була, яхшы йорт сала, сәүдә белән шөгыльләнә. Совет чорында сәүдә тискәре эш һәм андый кешеләрне “кулаклар” – намуссыз крестьяннар дип саный торган булганнар. Күпләрне читкә куалар. Менә аларның гаиләсен дә “кулаклар” дип язып, милектән мәхрүм итәләр, ә әтиләрен Себергә сөрәләр. Аның хатыны өч бала белән кала, шуларның берсе безнең юбиляр була да инде. Олы улын әнисе тиздән очрашуга өметләнеп фронтка озата. Тик ул Мәскәү янында барган сугышларда һәлак була. Юбиляр искә алганча, алар шулкадәр ачлыктан шулкадәр интеккәннәр, хәтта күрше авылларга барып, йорт тәрәзәләренә кагып, бер телем икмәк сорап йөргәннәр. Кайберәүләр булышмаганнар гына түгел, бер гаепсез кыздан көлгәннәр дә, “кулак кызы” дип атаганнар. Сугыштан соң, ул Казанга китә, кияүгә чыга, ике бала таба. Пенсиягә кадәр мех фабрикасында формалин цехында үтүкләүче булып эшли. Ире вафат булгач, балалар Казан фатирында яшәүче әниләре янына еш килә башлыйлар, ә вакытлар узу белән, Әлфия аны Көек авылына алып кайтып китә, бүгенге көндә юбиляр аның белән яши. Шулай ук улы, өч оныгы һәм биш оныкчыгы да аның янына еш килә. Якыннарының сүзләренә караганда, ул бик тырыш, игелекле һәм сабыр. Мөгаен, бу сыйфатлар ярдәмендә, ул үзенең өлешенә туры килгән сынауларны җиңә алгандыр.
Сугышны кичерергә ышану ярдәм иткән
Хәтимә Латыйп кызы Хәйруллина Әгерҗе районы, Ямурза авылында туа. Сугыш башланганда кыз авыр югалту кичерә – аның әти-әнисе вафат була һәм ул 13 яшендә дөм ятим кала. Әлеге авыр чорларны ул туганнарыннан башка ничек кичергән соң?
- Мөгаен, әтием миндә тәрбияләгән сыйфатлар - кыюлык һәм ышану коткаргандыр, - ди ул.
Соңрак ул Казахстанга эшләргә китә, анда шәхси тормыш кора: кияүгә чыга, дүрт кыз бала таба, кызганыч, икесе инде исән түгел. Шулай да, аның күңеле туган ягына тартыла, шуңа күрә ул тиздән гаиләсе белән Пермь өлкәсенә күчә, анда хатын-кыз ефәк тукымалар комбинатына эшкә урнаша, анда зур хөрмәткә ия була. Ире вафат булганнан соң, кече кызы Венера әнисен Олы Бутырка авылына алып кайта. Бүген исә Хәтимә Латыйповна балалары һәм оныклары кайгыртуында яши. Хәзерге буынның мул тормышта, тынычлыкта үсүенә куанып яши. Ә бала чагы турында сорагач, начар хәтеренә зарланып, җаваптан кача, бары тик кинәт бәреп чыккан күз яшьләре генә аның чын хисләрен күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia