Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

90 яшендә күзлексез укый һәм хоккей карый

Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Анна Михайловна Анисимова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны туган көне белән район җитәкчелеге дә котлады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Дамир Байгильдин Анна Михайловнага Россия Федерациясе Президенты исеменнән котлау хаты, район башлыгы Илһам Кашаповтан чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Шулай ук аны юбилее белән районның халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рәшидә Сәхәбиева һәм район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина да котлады.

Бүгенге көндә Анна Михайловна Ленино-Кокушкино авылында кызы Лидия гаиләсендә яши. Ул Керәшен Сәрдәсе авылында туып-үскән. Гомере буе анда авыл медпунктында санитарка булып эшләгән.
- Медикаментлар артыннан җәяү йөрергә туры килде. Мичне утын белән яктык, ә утынны урманнан алып кайта идек, - дип искә ала юбиляр.
Анна Анисимова – тыл хезмәтчәне. Сугыш елларында аңа, күп кенә яшьтәшләре кебек үк, Алексеевск, Лаеш районнарында урман кисәргә туры килә. Юбиляр ул елларны искә алмаска тырыша, бүген җәннәттә яшәгән кебек гомер кичерәм, ди.
- Ходай шулкадәр гомер бүләк итәр дип кем уйлаган? Пенсия вакытында бирелә. Өйдә җылы. Телевизор карыйм. Бигрәк тә хоккей матчларын яратам. Бик мавыктыргыч: аларны я әрлим, я жәллим, - ди Анна Михайловна.
Шулай ук юбиляр китаплар һәм газеталар укырга ярата. Соңгы арада Зифа Кадыйрованың китаплары белән кызыксына. Юбилярны котларга килгән җирле китапханәче Тәслимә Сәйфуллина авторның яңа китапларын алып килергә вәгъдә итте. Сүз уңаеннан, Анна Михайловна күзлексез укый. Ә ике оныгы һәм дүрт оныкчыгы аңа яшәргә көч бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, юбилярлар