Акчаларыгызны саклагыз…
Хәзерге вакытта банкта счеты булмаган кеше юк диярлек. Хезмәт хакларын картага гына күчерәләр, кибетләрдә әйбер алган өчен карта белән генә түлибез, үз финансларыбыз телефон аша гына идарә итәбез, бер-беребезгә онлайн рәвештә акча күчерәбез. Әмма яңа мөмкинлек барлыкка килгән җирдә, һәрвакыт, яңа куркынычлар да килеп туа. Мошенниклар шунда ук яңа юнәлешләрне үзләштерергә дә керешә. Бу язмада без сезгә ничек итеп үз акчаларыгызны куркыныч астына куймау турында сөйләрбез.
ТЕЛЕФОН МОШЕННИКЛЫГЫ
Сезгә таныш булмаган номердан шалтыраталар. Мошенник сезнең туганыгыз яки танышыгыз булып дулкынланган тавыш белән полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланганын һәм теге яки бу җинаять кылуда гаепләнүен хәбәр итә. Аннары сүзгә, янәсе, полиция хезмәткәре кушыла. Ул ышандырырлык тавыш белән инде берничә кешегә ярдәм итүен әйтә. Мәсьәләне хәл итү өчен билгеле бер күләмдә акча кирәк, аны килешенгән урынга алып килергә яки берәр кешегә тапшырырга кирәк ди.
Мондый хәлдә беренче һәм иң мөһим кагыйдә - сөйләшүне өзү һәм кем турында сүз барса, шуңа шалтырату. Әгәр телефоны сүнгән икән, аның хезмәттәше, дуслары һәм туганнары белән элемтәгә керергә, мәгълүматка ачыклык кертергә кирәк. Туганың яки якын кешең өчен борчылу акылны томаласа да, таныш булмаган кеше шалтыратып, ниндидер адрес буенча акча китерергә куша икән – бу мошенник. Әгәр сез, янәсе, хокук саклау органнары вәкиле белән сөйләшәсез икән, аның полициянең кайсы бүлегеннән икәнен сорагыз. Шалтыратудан соң «02»гә шалтыратып әлеге бүлекнең кизү частеның номерын белергә һәм туганыгызның яки танышыгызның чыннан да шунда китерелгәнме юкмы икәне белән кызыксынырга кирәк. Сүз уңаеннан, ришвәт таләп итү дә җинаять.
Лотереяда җиңү
Сезнең кесә телефоныгызга, янәсе, популяр радиостанциянең алып баручысы шалтырата һәм радиостанция һәм мобиль элемтә операторы оештырган лотереяда зур җиңү яулавыгыз белән котлый. Бүләккә телефон, ноутбук яки хәтта автомобиль вәгъдә итәргә мөмкиннәр. Сөйләшү вакытында мошенниклар дәүләт пошлинасын түләргә һәм кирәкле документларны рәсмиләштерергә кирәк диләр. Ә моның өчен билгеле бер счетка 30 мең сум акча күчерергә кирәк диячәкләр (акча суммасы мошенникларның ни дәрәҗәдә оятсыз булуына бәйле).
Әгәр сез лотерея үткәрү турында аны «откач» кына белсәгез, шул ук вакытта элегрәк сез анда катнашу өчен гариза тутырмаган һәм уйнатуда катнашуыгызны берничек тә расламаган булгансыз икән, димәк, сезне алдарга тырышалар. Документларны рәсмиләштерү һәм мондый лотереяләрдә катнашу беркайчан да телефон һәм Интернет аша гына үткәрелми.
Элемтә операторыннан код
Сезгә шалтырату яки кәрәзле элемтә операторыгызның техник ярдәм хезмәте хезмәткәреннән SMS-хәбәр килә. Бу шалтыратуның сәбәбе төрле булырга мөмкин: яңа эксклюзив хезмәтне тоташтыру, техник өзеклек аркасында, элемтәнең сыйфатын яхшырту өчен яңадан теркәү һәм башкалар. Сезгә әйтеп торып код җыярга кушулары яки СМС хәбәр җибәрергә кушулары мөмкин. Мондый очракта үзегезнең мобиль операторыгызга шартларны ачыклау өчен шалтыратырга иренмәгез.
SMS-хәбәрләр төрле булырга мөмкин. Сезгә мондый хәбәрләргә тәнкыйть белән карарга һәм сораганнарын үтәргә ашыкмаска киңәш итәбез.
БАНК КАРТАЛАРЫ БЕЛӘН МОШЕННИКЛЫК
Сезгә банк картагыз блокировкаланган дигән хәбәр килә. Сезгә тулырак мәгълүмат алыр өчен билгеле бер номерга шалтыратырга кушалар яки карта номерын, ПИН-код яки картаның икенче ягындагы саннарны хәбәр итүегезне сорыйлар.
Картагызның реквизитларын хәбәр итәргә ашыкмагыз! Бер генә оешманың да, шул исәптән банкның да ПИН-код яки картаның кире ягындагы саннарын таләп итәргә хокукы юк! Кергән мәгълүматны тикшерү өчен банкның клиент хезмәтенә шалтыратырга
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia