Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Әлбәден” фестивалендә кунаклар истәлекле жетонны үзләре ясый алачак

Узган елгы бәяләүләрдән аңлашылганча, жетон кирәкле булып чыкты.

“Әлбәден” фестивалендә кунаклар Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов сурәтләнгән истәлекле жетонны үзләре ясый алачак.

Узган ел “Әлбәден” фестивалендә беренче тапкыр сувенир продукциясенең яңа линиясе – истәлекле жетон эшләп чыгардылар. Аның бер ягында “Әлбәден” дигән язу белән Петр Михайлович Гавриловның портреты, икенче ягында Брест крепосте сурәтләнгән.Тираж билгеле бер санда гына була, чөнки жетон чыгаруны сынап кына караганнар. Кунакларның күпсанлы үтенечләре буенча оештыручылар сувенирны яңадан чыгарырга карар итәләр.

Фестивальнең интерактив мәйданчыкларының берсендә теләгән һәркем мондый жетонны үзе ясый һәм аны вакыйга турында истәлеккә калдыра ала.

– Сувенирның башлангыч авторы – безнең чарада катнашучы, Саратовтан Александр Боровский. Узган елгы бәяләүләрдән аңлашылганча, жетон кирәкле булып чыкты. Күпләр аны ул елны сатып ала алмады, ләкин 2024 нче елда аны алырга теләүчеләр күп, шуңа күрә без жетонны яңадан чыгарырга булдык. Дөрес, ул инде башка төрле булыр. Хәзер без дизайн өстендә эшлибез. Аны яңа мәгълүматлар белән баетырга уйлыйбыз! Сувенирлар киштәсе янын читләтеп узмагыз. Соңрак без аның төгәл урынын хәбәр итәчәкбез, – дип аңлатма бирде “Әлбәден” тарихи реконструкция фестивален оештыручы Наилә Таҗиева.

Исегезгә төшерәбез, тарихи реконструкция фестивале 22-23 июньдә узачак.

6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса