Алинә Мөхәмәтдинова: «Кешеләргә ярдәм итә алуым белән бәхетле»
Авылдашларының сәламәтлеге турында ул аларның үзләреннән дә күбрәк белә
2021 елдан бирле ул туган авылы Татар Тау Илендә шәфкать туташы, фельдшеракушерлык пункты мөдире булып хезмәт куя. Бу эшкә Казанда зур тәҗрибә алып кайткач керешә.
– Мин 2015 елда Казан медицина көллиятен тәмамладым. Һәрвакыт яңа туган балалар белән эшләргә хыялландым, шуңа күрә акушер һөнәрен сайладым. Әмма бу юнәлештә эшләргә туры килмәде. Укуны тәмамлагач, Казан шәһәренең 13 нче номерлы хатын-кызлар консультациясенә эшкә урнаштым. Анда гинекологка йөкле хатын-кызларны кабул итәргә булыштым, – дип уртаклаша ул.
Шул вакыт дәвамында ул Татар Тау Илендә яши һәм көн саен машинада эшкә йөри торган була. Педиатрга күренергә барган вакытта таныш шәфкать туташын очрата, ул аңа фельдшер булып урнашырга тәкъдим итә.
– Бер өлкәдән икенчесенә күчү авыр булды, – ди ул. – Беренче тапкыр яңа туган балага прививка ясаганда нык дулкынлануымны хәтерлим. Казанда табиб җитәкчелегендә эшләдем, ә монда бөтен җаваплылыкны үз өстемә алырга туры килә. Әмма вакыт узу белән һәрнәрсәгә дә ияләнәсең. Нәрсә генә күрергә туры килмәде... Кешене эпилепсия халәтеннән чыгардым. Бу бик куркыныч! Ә берьюлы мине бер әби янына чакырдылар. Туганнары сүзләренчә, ул кинәт егылган һәм аңын югалткан иде. Комага китүе ачыкланды. Ул вакытта мин күз яшьләремне тыя алмадым. Хис-кичерешләремне яшерә алмыйм, борчылам, алар бит авылдашлар, һәрберсе мин белгән кешеләр, – дип билгеләп үтә Алинә Ринатовна.
Аңа 640 кеше беркетелгән. Үзәк авылдан тыш, ул Рус Тау Иле һәм Княжа халкына да хезмәт итә. Көнгә ФАПка 10-15 кеше килә, өйгә чакыручы пациентлар да бар. Диспансеризация вакытында фельдшерның эше күбәя. Анда көнгә 50дән артык кеше тикшерү уза.
Фельдшер – авылда күп функцияле кеше. Ул бала таптыручы да булырга мөмкин, үлемнән дә коткара ала. Күптән түгел Алинә ЭКГ аппаратында эшләргә өйрәнгән һәм фармацевт һөнәрен үзләштергән. Авылдашлары ФАПта дарулар сатыла башлаганын түземсезләнеп көтәләр, чөнки күпләр район үзәгенә кирәкле препаратлар артыннан бара алмый.
– Төнге сәгать икедә чакырган очраклар булгалый, баш тарта алмыйм. Минем ярдәмгә мохтаҗ булуларын аңлыйм. Эшемнең нәтиҗәсен күрү күңелле. Кеше синең хезмәттән канәгать кала, рәхмәт әйтә, мактый икән, җанга рәхәт. Мин кешеләргә ярдәм итә алуым белән бәхетле. «Синең кулларың җиңел, уколны авырттырмыйча ясыйсың», дигән сүзләр ишеткәч тә, канатланып китәсең, – дип йомгаклый ул сүзен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia