Армиягә теләп баралар
Тиздән 30 питрәчлегә бер елга туганнары һәм якыннары белән хушлашырга туры киләчәк. Алар тиздән Россия армиясе сафларын тулыландырачак. 1 апрельдән язгы чакырылыш кампаниясе старт алды, шушы көннәрдә 10 егет чакырылыш комиссиясе үтте, анда аларның якындагы бер елга киләчәк тормышларына кагылышлы вердикт чыгарылды.
Армиягә чакырылучы турында барлык мәгълүматны өйрәнгәннән соң, чакыру комиссиясе әгъзалары түбәндәге карарларны кабул итә ала – гражданинны хәрби хезмәткә чакыра, аны альтернатив хезмәткә җибәрә, вакытлыча яки даими нигездә армиягә чакырудан азат итә, кичектерү бирә, запастагылар рәтенә кертә ала. Соңгы карарны чакыру кампаниясенең барлык әгъзалары тавыш бирү юлы белән кабул итә, алар күпчелек тавыш белән кабул ителә һәм беркетмәгә кертелә.
Бүгенге көндә яшь егетләр армиягә барырга ашыгып тормый дигән фикер яши, әмма аларның кайберләре белән аралашканнан соң, күбесенең Ватан алдындагы бурычларын үтәргә бару вакыты килеп җиткәнен көтеп торуы ачыкланды.
Мәсәлән, Княжа авылыннан Марсель Нургалиевның киләчәккә планнары, максат-хыяллары зурдан, аларга ирешү өчен армиядә хезмәт итү мөһим.
- Мин Казан авиация институтында электроэнергетика һәм электротехника өлкәсендә инженерлыкка укыйм, - дип сөйләде ул. Күптән түгел хәрби хезмәткә бару өчен кире кайтару мөмкинлеге белән уку йортыннан чыгаруларын сорап үз теләгем белән гариза яздым. Чөнки мин киләчәктә җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенә эшкә урнашырга телим, миңа, һичшиксез, хезмәт итәргә кирәк. Мин үземне физик яктан да, рухи яктан да хезмәт итәргә әзер дип исәплим. Институтта даими рәвештә спорт секцияләренә, тренажер залына йөрдем, көндәлек тормышта да физик хезмәт башкарам.
Хәрби хезмәткә чакырылучы икенче егет Шәледән Илназ Каюмов армиягә күтәренке кәеф белән теләп бара.
- Мин Казанда Халыкара көллияттә пешекче-кондитер белгечлегенә укыйм, - диде ул. Минем сәламәтлегемдә проблемалар бар, хәрби комиссариаттан мине “С” категорияле машина йөртүгә укырга җибәрделәр. Шофер булачакмын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia