Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Авылларыбызны чиста һәм матур итик

Язгы саф һава һәм җылы кояш нурлары күңелләргә рәхәтлек бирә һәм күтәренке кәеф өсти, ә яз - урамда йөрү яңа уеннар үзләштерү һәм балаң белән әйләнә-тирә дөньяны өйрәнү өчен иң яхшы вакыт.

Кояш көннән-көн яктырак балкый, бу вакытта балалар белән парк һәм скверларда йөрү үзе бер рәхәт. Питрәчтәге яшь әниләре дә шундый фикердә. Карга батмыйча гына кайда саф һавада йөреп булуы, кайсы урыннарда кар астыннан узган елгы чүп-чар һәм яфраклар калкып чыгуы турында алар социаль челтәрләрдә актив рәвештә фикерләре белән уртаклаша башлады. Аларның фикерләрен игътибарсыз калдырмадылар. Районда беренче шимбә өмәсе Питрәч балаларының иң яраткан ял итү урынында – Балалар шәһәрчегендә, “Бердәм Россия” партиясе флаглары астында үтте.


- Социаль челтәрләрдә фикер алышуларга “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, безнең район башлыгы Илһам Кашапов игътибар итте һәм моны хупларга чакырды. Шулай итеп, “Бердәм Россия” партиясе активы, депутатлар корпусы һәм барлык теләүчеләр бу елдагы тәүге өмәне питрәчлеләрнең иң яраткан ял итү урынында – балалар шәһәрчегендә үткәрергә карар итте, - дип билгеләп үтте Питрәч район Советында “Бердәм Россия” партиясенең депутатлар фракциясе җитәкчесе Венера Игнатьева. – Өмәгә чыгучылар саны күп булу бик куандыра. Без күп - шуңа да зур көчкә иябез һәм зур нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз.
Зур бердәм команда кар тизрәк эреп бетсен һәм җир өсте тизрәк яшеллеккә күмелсен өчен кар өемнәрен бик тиз таратып бетерде.
- Без язның тизрәк җитүен телибез, язны сагындык инде. Балаларның монда уйнауларын, асфальтка рәсем ясауларын телибез, - диде шимбә өмәсендә катнашучы, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең җаваплы секретаре Ольга Биккинина.
Балалар да бу эштән читтә калмады, алар кызыксынып кечкенә көрәкләре белән кар таратты.
- Мин әниемә булышырга килдем, монда тизрәк велосипедта йөри башларга телим, - диде кечкенә Ильяс Шәрипов.
Районның күп кенә оешма һәм учреждение хезмәткәрләре дә үз янәшәләрендәге территорияләрне җыештыруга кереште. Редакциянең бердәм коллективы да, бер бинада эшләүче башка хезмәттәшләре белән, кулларына көрәк, себерке, чүп-чар өчен пакетлар тотып өмәгә чыкты. Әлегә кар белән генә “көрәштек”. Төп эшләрне физик хезмәткә алыштыру, саф һава, аралашу, бердәмлек нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирде. Хәзер территорияне узган елгы агач яфракларыннан, чүп-чардан чистарту һәм чәчәкләр утырту өчен көннәрнең җылынуын гына көтәсе калды.
Районда, бөтен республикадагы кебек, территорияләрне санитар чистарту буенча экология ике айлыгы игълан ителде. Хәзер өмәләр атна саен үткәреләчәк. Барлык питрәчлеләр урамнарны, скверларны, сулык яр буйларын җыештырырга чыгачак. Бу уңайдан без аларның мондый чараларга ничек карауларын ачыкларга уйладык. Әйтергә кирәк, респондентлар тавышы тигез бүленде. “Уңай карыйм – хезмәт тәрбияли”, “Елына ике тапкыр өмәдә катнашырга каршы түгел”, “Үземнең йортым һәм эшем янәшәсендәге территорияне җыештырырга гына чыгам!, һәм “Каршы. Бу коммунальщиклар эше” җавапларын бер үк сандагы кешеләр хуплады.
Питрәчлеләр һәрвакыт активлыклары, битараф булмаулары, ярдәмчел булулары белән аерылып тора. Үзебезнең дусларыбыз һәм күршеләребезгә үрнәк күрсәтик – урамда, һәр капка төбендә, скверда чисталык, тәртип урнаштырыйк. Авылларыбызны чиста һәм матур итик.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса