“Бабай hәрберебезгә үрнәк иде”
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы һәм “Аларның исемнәре мәңге күңелләребездә сакланыр” район проекты кысаларында, без “Безнең гаиләдә герой бар” дип исемләнгән хәтер акциясен дәвам итәбез. Бүген сезгә Питрәч Үлемсез полкы солдатларының берсе – Кәвәл авылыннан Иван Петрович Шипшов турында сөйләрбез.
Безнең бабабыз Иван Петрович Шипшов 1910 елның 30 гыйнварында Кәвәл авылында туган. Укысыннар, белем алсыннар дип бөтен малайларын Казанга керәшен укытучылар мәктәбенә җибәреп барган әнисе, кечкенәдән үк hәр эшкә кулы ята торган, бар эшнең җаен белгән улын үз янында авылда калдырган. Бабай сүзгә бик оста иде. Ул сөйләгән hәр сүз җанлана, кино караган кебек күз алдына килеп баса иде. Шундый берничә кинокартина минем хәтеремдә дә саклана. Аңа бик кечкенә чагында чиркәү мәктәбендә укырга туры килгән. Ул “дәресне белмәүчеләрне борчакка тезләндерәләр иде”, дип сөйләгәндә минем күз алдыма гел тузанлы идәнгә сибелгән борчакка тезләнеп торган кечкенә малай килеп баса иде. Икенче кинокадрда тагын шул кечкенә малай. Гражданнар сугышы елларында авыл аша Азин отрядлары уза. Алар Пановка ягыннан килеп чыгып, халыкны җыенга җыеп, митинг үткәрәләр дә алга таба китәләр. Бабай, ул вакытта 6-7 яшьлек малай, башка балалар белән бергә дәһшәтле хәрби җайдаклар артыннан тузанлы юлдан яланаяк бик озак чапкан.
Идел буенда коточкыч ачлык еллары да аның хәтеренә мәңгегә кереп калган. Черек бәрәңге генә түгел, балчык та ашап караганнар хәтта. “Бервакыт халык арасында, Чистай янында ашарга яраклы балчык бар икән, дигән хәбәр таралды. Хәерчеләр комитеты боерыгы буенча, әтием Петр Евдокимович, үзе белән берничә кеше алып, Чистайга юл тотты”, - дип башлый иде ул сүзен бу вакыйга турында сөйләгәндә.
Балачакта ул безгә керәшен шагыйре Давид Григорьев-Саврушевский шигырьләрен сөйли иде. Әле дә бабайны искә алганда иң беренче шул шигырь юлларын искә төшерәбез. Ә 95 яшендә ул барыбызны да “Кыйссаи Йосыф” поэмасын бер хатасыз яттан сөйләп шаккаттырды.
Бабай озак еллар машина йөртүче булып эшләгән. Хезмәт бурычы буенча гел юлда була ул. Һәрвакыт һәм бөтен җирдә үзенә өйрәнерлек нәрсә табарга, ниндидер яңалык үзләштерергә омтылган ул. Ул чорларларда халык арасында теге яки бу популяр җырны, авылга бу җырны иң беренче мин ишетеп алып кайтып җырладым дип тә мактанырга ярата иде.
Ул Ош шәһәреннән ерак түгел чик буе гаскәрләре заставасында хезмәт иткән. Аңа хәтта ил чиген бозып, Әфганстанга качкан басмачылар белән очрашырга да туры килә. Заставада хезмәт итү аның тормышының бик истәлекле бер өлеше була. Ул тау кәҗәләрен аулавы, барсларны күрүе турында сөйли иде. Шул елларда ул бөтен дөньяга танылган кешеләр белән очраша. Шуларның берсе – самбо көрәшенә нигез салучы атаклы Анатолий Харлампиев була. Урта Азиядә Анатолий Аркадьевич җирле халыкларның көрәш ысулларын өйрәнә ул чакта. Бабай хезмәт иткән заставада ул берничә ай яши, чик сакчыларын үз-үзеңне саклау алымнарына өйрәтә. Бабай сугышка кадәр һәм аннан соң да күп еллар Сабантуйларда беренчелекне бирмәгән. Мөгаен, монда Харлампиев дәресләренең дә өлеше булгандыр.
Күбебез өчен сугыш еллары 1941-1945 еллар белән бәйле. Ә безнең бабабыз өчен сугыш 1939 елның сентябрендә башлана, 1945 елның ноябрендә тәмамлана. Җиңү көнен ул Кенигсбергта каршы ала.
Бабам 95 яшендә вафат булды. Аның истәлекләре аркасында без, аның балалары һәм оныклары, сугышның нәрсә икәнен, Бөек Җиңүнең нинди бәягә бирелгәнен балачактан ук хәтергә сеңдердек. Бабай исән чакта Бөек Җиңү безнең гаиләдә иң төп бәйрәм буларак билгеләп үтелде. Хәзер Үлемсез полк сафында аның портреты ел саен Мәскәү, Казан, Питрәч һәм аның балалары, оныклары һәм оныкчыклары яшәгән башка шәһәр һәм авыл урамнары аша уза.
Хөрмәтле питрәчлеләр, гаиләләрегездәге геройлар турында язмаларыгызны “Редакциягә" тамгасы белән ТР, Питрәч авылы, Совет урамы, 34 нче йорт адресы буенча юллагыз яки algared@yandex.ru электрон адресына җибәрегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа