Балаларга әкият һәм могҗизага ышаныч бүләк иттеләр
Яңа ел бәйрәме көннәрендә балалар гына түгел, ә олылар да әкияткә, могҗизаларга ышана башлый. Бу аеруча балалар өчен сихри вакыт. Алар Кыш бабайны, бүләкләрне, күңелле сюрпризларны түземсезлек белән көтеп ала. Ничек аларның күңелен төшерәсең ди инде! Безнең районда да сабыйларның күңелләрен күрергә тырышалар. Беркем дә бүләксез калмасын өчен, район мәдәният йортында ел саен Раштуа чыршысы оештыралар – бу зур хәйрия чарасы, анда балаларга әкият бүләк итәләр.
Быел безнең районда яшәүче сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән 150дән артык бала, асрамага һәм опекага алынган 102 бала район мәдәният йортында “Аленький цветочек” әкияти тамашасын карады. Алар бу көнне түземсезлек белән көтәләр. Моның бер сәбәбе - әкият иленә сәяхәт, ел саен яшь тамашачыларга аны “Непоседы” балалар театр студиясе бүләк итә. Венера Пирожкова җитәкчелегендәге студиядә хәзерге вакытта 25 бала шөгыльләнә, алар һәр спектакльгә бик җитди әзерләнә.
- Без бу тамашага дүрт ай әзерләндек, һәр детальне җентекләп өйрәндек, – диде сәүдәгәрнең уртанчы кызы Анфиса ролен башкаручы Эльвира Бадикова һәм бала караучы ролен башкаручы Карина Анисимова. – Бу студиядә инде берничә ел шөгыльләнәбез, безгә бик ошый, бу чын сәнгать һәм тамашачыларның күңелләренә үтеп керерлек, ышандырырлык итеп уйнар өчен күп белергә кирәк.
Эльвира билгеләп үткәнчә, театр аны шулкадәр әсир иткән, ул хәтта үзенең киләчәген дә театр белән бәйләргә теләр иде. Ул театр училищесына укырга керергә хыяллана.
Балалар әкият геройлары: сәүдәгәр кызы Настенька һәм могҗизалы рәвештә аждаһага әверелгән принц, шулай ук Убырлы Карчык, Шүрәле, Бичураның явыз уйларын һәм сәүдәгәрнең олы кызларын күзәттеләр. Бәйрәмнең иң кечкенә кунаклары да күңелсезләнеп утырмады.
- Спектакль бик ошады, балалар чын артистлар, яхшы уйнадылар, - ди Шәледән чыршыга чакырылган Данияр белән Данисның әнисе.
- Әкиятне карарга бик кызык булды, - дип өсти кечкенә Данияр. – Безгә аны мәктәптә сөйләгәннәр иде, ә монда күрсәттеләр. Миңа бик ошады.
- Кызганыч, бездә мондый спектакльләрне бик сирәк күрсәтәләр, мин бәйрәмнәр яратам, һәм бүген “Аленький цветочек”ны бик теләп карадым, - ди питрәчле Коля Кузнецов, шулай ук аны да геройлар маҗаралары битараф калдырмаган.
- Бик күп уңай тәэсирләр калды, яхшы әкият, - дип килешә оныгы Раиса Григорьевна. – Мондый бүләк өчен оештыручыларга рәхмәт.
Спектакльдән соң, малайлар һәм кызлар белән аралашырга чын Кыш бабай һәм Кар кызы килгән иде.
Чыршы кунакларын бәйрәм белән район башлыгы Илһам Кашапов котлады, һәм аларга хыялларының тормышка ашуын теләде. Балаларга район башлыгы һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюковтан татлы бүләкләр тапшырдылар. Районда 469 инвалид бала, тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләрендәге балалар, шулай ук биш һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр шундый ук татлы бүләкләр алдылар. Шуңа күрә аларның һәркайсы әкияттәгедәй бәхетле булды. Бернигә дә карамастан, чын күңелдән могҗизага ышанган баланың бәхетле елмаюыннан мөһимрәк нәрсә булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia