Батырлык һәм ныклык безнең солдатларның канында
- Безнең солдатлар һәрвакыт түзем, нык, сабыр, шул ук вакытта көчле һәм батыр булдылар, - дип искә ала сугыш елларын Бөек Ватан сугышы ветераны, якташыбыз, Шәле авылыннан Хәким Гыймадиев. Алар 200, 150, 70 ел элек булсын - беркайчан да Ватаннарын сатмады.
Солдатларыбыз хәзер дә туган илебезгә лаеклы хезмәт итә, Ватан алдында булган бурычларын намус белән үти. Бүгенге көндә Россия армиясе сафларында хезмәт итүче якташларыбыздан туган районыбызга бары яхшы хәбәрләр генә килеп тора. Редакциябез дә уңай хәбәрләрне еш кабул итә.
- Безнең солдатларның күрсәткечләре яхшы, әзерлекләре зур, - ди район хәрби комиссариаты военкомы Владимир Гузич, - күп егетләр спорт белән шөгыльләнә, тәрбия яклары да үрнәк булырлык. Мәктәп вакытыннан ук егетләребез спорт ярышларында катнаша, ел саен уздырыла торган Бөек Җиңү көненә багышланган парадта, башка чараларда чыгыш ясый.
Моннан тыш кайбер егетләр үзләре сайлаган хәрби частька эләгү максатыннан үзлегеннән дә спорт белән шөгыльләнә. Мәсәлән, Владлен Фәйзуллин хәрби хезмәт итү урыны итеп Төньяк флотны сайлый һәм зур корабльгә билгеләнә. Хәрби частьнең личный состав белән шөгыльләнү буенча командир урынбасары, икенче ранг капитаны А.А.Сафонов аның турында: "Владлен хезмәт итү урыны итеп Төньяк флотны сайлавына үкенми, Ватан алдындагы бурычын намус белән башкара", - дип яза.
- Мин үзем дә яшь чакта флотта хезмәт итәргә хыялландым, - ди Владленның әтисе Илдар Фәйзуллин, - тик башка гаскәрләргә туры килдем. Ә улым минем хыялымны тормышка ашырды. Ул гел чылтыратып, ничек хезмәт итүе турында хәбәр итеп тора. Әлбәттә, аларның графиклары бик тыгыз, ныклы хәрби әзерлек таләп ителә, төгәл дисциплина үтәү кирәк. Тик ул зарланмый, авырлыклар алдында югалып калмый. Без аны чын ир егет булсын дип тәрбияләдек.
Туган җирдән читтә яшәү, солдат тормышы җиңел булмаса да, Питрәч егетләре үз бурычларын лаеклы үти. "Вазифаи бурычларын намус белән үти, бирелгән эшне вакытында һәм төгәл башкара. Теоретик яктан грамоталы. Үзләштергән белемен практикада белеп куллана. Үзенең һөнәри дәрәҗәсен арттыру өстендә даими шөгыльләнә ", - дип яза 3186 хәрби частенда укчы булып хезмәт итүче рядовой Никита Евстигнеевның командиры.
Якташларыбыз чын мәгънәсендә тырышып хезмәт итә. Бүгенге көндә Россия армиясе сафларында хезмәт итүче Евгений Романов, Илья Чебышев, Владислав Агеев, Шамил Вәлиев, Алмаз Зиннәтуллин, Александр Алтынов, Наил Әхмәтгәрәев, Максим Левахин һәм башка егетләр турында да бары яхшы сүзләр генә килә.
Бүгенге көндә Россия армиясе сафларында Питрәч районыннан 70 егет хезмәт итә. 2015 елның язгы чакырылыш вакытында тагын 35 егет армия сафларын тулыландырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа