Белгеч пенсия билгеләгәндә хезмәт кенәгәсеннән башка стажны ничек расларга булуын аңлатты
Бу хакта Г.В. Плеханов исемендәге РЭУның статистика кафедрасы доценты Ольга Лебединская сөйләде.
Пенсия билгеләгәндә эш стажын берничә ысул белән расларга була.
Эксперт сүзләренчә, хезмәт кенәгәсендә эш стажы турында язма булмаса, аны архивтан яки эш урыныннан алынган белешмә алмаштыра ала. Боларга мәсәлән, боерыклардагы күчермә, шәхси исәп-хисап, хезмәт хакы бирү турындагы ведомость, таныклыклар, язмача хезмәт килешүләре керә.
Белгеч әйтүенчә, әгәр архив язмаларын алып булмый икән, стажны коллегалар да раслый ала.
Гражданинның оешмада эшләү вакытын аны бу чорда уртак эш буенча белгән ике шаһитның күрсәтмәләре нигезендә билгеләнә ала», — диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа