Без язгы ташуга әзер
Яз – җылы, кояшлы көннәр, табигатьнең чәчәк ату вакыты гына түгел, ә язгы ташу чоры да. Нәкъ менә апрель аенда кар бик тиз эри.
Быел, алдагы еллардагы кебек үк, районның дүрт торак пункты – Күн авыл җирлегендә Әлбәден авылы, Янсуар авыл җирлегендә Раевка, шулай ук Питрәчтә һәм Кибәчтә берничә урам су басу куркынычы астында.
- Барлыгы 375 йорт биләмәсе һәм 770 кеше, шуларның 60ы – балалар, су басуга дучар булырга мөмкин, - диде Питрәч районы гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Илнур Мингалиев. – Район үзәгендә ясалма су ерганаклары, барлык торак пунктларда җирле билгеләнештәге юлларда суүткәрү торбалар чистартылды, илле процентка гидротехник корылмалар урнаштырылды, Кызыл Яшьләр, Күн, Питрәчтә урнашкан хәбәр итү системасы тикшерелде. Шулай ук күптән түгел су басу белән бәйле шартлы гадәттән тыш хәлне бетерү буенча өйрәнүләр үткәрелде. Хәзер авыл җирлекләре башлыклары авыл халкы белән әңгәмәләр үткәрә, шулай ук даими рәвештә урамнар торышын һәм елгалардагы су дәрәҗәсен тикшереп, күзәтеп торалар.
Быел кар күп яуды. Кар катламы 30 процентка биегрәк иде. Бу язда температураның кинәт үзгәрүе күзәтелми, кар акрынлап эри. Моннан чыгып, әлегә Питрәч районында җитди су басу булмаячак дип фаразларга була. Шулай да узган язгы сезондагы кебек куркыныч саклана. Шуңа күрә безнең районның барлык көче һәм средстволары тулысынча әзер, - дип ышандырды Илнур Мингалиев.
Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин карары нигезендә, районда язгы ташуга һәм агымдагы елның язгы чорында су объектларында халык куркынычсызлыгын тәэмин итүгә “Югары әзерлек” режимы кертелде.
Авыл халкына шулай ук саклык чаралары турында онытмаска тиеш, алар сезонлы күңелсезлекләр белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне туктатып калырга ярдәм итә.
Мәсәлән, Көек авылында яшәүчеләрнең берсе, ул анда күптән түгел генә бу авылга күчеп килгән, табигать бәла-казасына юлыга – аның участогын су баса. Бу йорт яны территориясендә су агу өчен ерганаклар ясамау нәтиҗәсендә килеп чыккан. Гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре су басуны тиз арада ликвидацияләде. Бәхеткә, башка җирле халык бу проблемага юлыкмаган, чөнки алар үз участокларының куркынычсызлыгы турында алдан кайгырткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа