Бездә сәламәтлекләре турында кайгыртучы пенсионерлар күп
Безнең районда дүрт стена артында бикләнеп утырмаучы пенсионерлар да аз түгел, алар һәрвакыт яңалыкка омтыла, сәламәтлекләре турында кайгырта. Менә инде өченче ел көн саен скандинавиячә йөрү өчен наратлыкка килүче пенсионерлар актив озын гомер кичерү һәм сәламәт тормыш рәвеше алып баруның ачык мисалы булып тора.
елда берничә комплект махсус таяклар сатып алуга грант отты һәм әлеге идея белән питрәчлеләрдә кызыксыну уятты, аларга әлеге спорт төренең файдасы турында сөйләде. Хәзер инде бездә егермедән артык кеше әлеге спорт төре белән мавыга.
- Башта бик катлаулы булды, ул вакытта бит бу спорт төре турында, аның белән шөгыльләнү мөмкинлекләре турында белми идек, - дип искә ала Әлфия Матвеева. – Шулай да акрынлап төркемебезгә башкалар да кушылды. Һәм хәзер дә киләләр. Моның өчен махсус таякларны да үзләре сатып алалар. Монда күп нәрсә дә кирәкми, бу спорт һәркем өчен, аңа әзерлек тә таләп ителми.
- Хәзер без бәхетле пенсионерлар, - ди Ирина Николаевна Никитина. – Безне бергә җыюлары бик яхшы. Безнең коллектив бердәм, тату, бер-беребез белән дуслашып беттек, әле тагын бу спорт белән шөгыльләнүдән тыш безгә бер-беребез белән аралашу өчен дә яхшы сәбәп.
- Бу шөгыль сәламәтлеккә дә бик яхшы йогынты ясый, күңел күтәренкелеге дә, энергия дә барлыкка килде, - диләр Татьяна Волостнова һәм Фәния Мингалиева. – Шөгыльләрдән холестерин да кими, мондый йөреш уңай нәтиҗә бирә.
Төркемнең хыяллары да бар. Аларның бергә кая булса да экскурсиягә барасылары килә. Һәм тагын хатын-кызлар паркта узган җәйге бал биюләрен бик теләп искә алалар. Алар барысы да районда пенсионерларның һәм барлык теләүчеләрнең биергә өйрәнү мөмкинлекләре булуын тели.
Әлеге актив һәм позитив өлкәннәрнең бу теләкләре тиздән чынга ашачак, күрәсең.
Сезон башлану белән төркемнең барлык катнашучыларын “Кайгырту” социаль үзәге директоры Руслан Ларионов котлады.
- Бездә үз сәламәтлеге турында кайгыртучы актив кешеләр булуына без бик шатбыз, - дип ассызыклады Руслан Ларионов. – Өлкәннәр ункөнлегендә бездә өченче яшь кешеләре өчен аеруча күп чаралар уза. Шушы көннәрдә әлеге төркем өчен без Алабугага сәфәр оештырырга ниятлибез.
Сүз уңаеннан, Питрәч пенсионерлары ялларын башка ысуллар белән дә төрләндерергә мөмкин. Россия Пенсия фондының район идарәсендә янәдән компьютер грамоталылыгын һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча дәресләр үткәрү өчен төркемнәр туплыйлар.
- Без мондый шөгыльләрне инде беренче ел гына оештырмыйбыз, алар һәрвакыт популяр, - ди идарә башлыгы урынбасары Ирина Шлыкова. – Кайберәүләргә, әлбәттә, ризалашырга авыррак. Алар фикеренчә, курсларга инде нинди дә булса күнекмәләргә ия кешеләр килә. Тик асылда, бездә пенсионерларны компьютер грамоталылыгы курсларында нульдән өйрәтәләр. Һәм бирегә килүчеләр зарланмый, аларның яңа мөмкинлекләре барлыкка килә. Дәресләр дә бушлай. Узган ел бездә мондый курсларга 19 кеше үтте.
Ә иҗади пенсионерлар бездә күп бәйрәмнәрдә һәрчак көтеп алынган кунаклар. Һәр авыл җирлегендә диярлек фольклор коллективлары бар, анда катнашучылар арасында өлкән яшьтәге кешеләр күп. Әлеге Питрәч ансамбльләренең кайберләре районнан читтә дә билгеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia