Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Безнең белән калуыгызга, рәхмәт!

Ярый әле яңа тормыш башлау өчен дүшәмбедән кала Яңа ел да бар! Килешәсездер, Яңа ел яхшырак. Ни генә дисәң дә, дүшәмбе - авыр көн. Ул әче таңнан, иртәнге сәгать 7дә гомуми планеркадан башлана, бусагадан атлап керүгә үк эшли башларга куша. Ә Яңа ел – киң күңелле, ул безгә ял итәргә, көч җыярга мөмкинлек бирде. Шуңа күрә, кадерле укучыларыбыз, без сезнең белән тагын бер елны бергәләп башлавыбызга аеруча шат. Безнең белән калуыгыз өчен рәхмәт!

Һәр газетага язылу кампаниясе безнең өчен катлаулы сынау. Бу вакытта редакциянең һәр хезмәткәре бу процесска җәлеп ителсә, шуның белән янып яшәсә дә, аның ахыргы нәтиҗәләрен без барыбер дулкынлану белән көтәбез. Алар нинди булыр? Кая алып барып чыгар безне “үсеш сызыгы”? Нәтиҗәләр шундый: бар хыялларыбыз тормышка ашмаса да, без беркемне дә югалтмадык һәм бераз яңа укучыларыбыз да барлыкка килде. “Алга” (“Вперед”) район газетасына 1900 кеше язылды.
Без даими укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез һәм район газетасын беренче тапкыр алучыларны чын күңелдән сәламлибез. Димәк, без сезнең белән кимендә тагын ярты ел бергә булачакбыз.
Хәзер безнең бөтен тормыш ритмыбыз шулкадәр кызуланды, хәтта почтага бару, квитанция тутыру да җитди вакыт таләп итә торган эшкә әйләнде. Бу гамәлгә вакыт тапканыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Безнең газетаның нинди булуын үзебезгә бәяләү кыен. Килешәбез, кайбер номерларны башыннан ахырына кадәр йотлыгып укырга була, ә икечеләрендә рәсми язмалар күп, мәгълүмат аз. Без газетабызның һәр саны кызыклы һәм эчтәлекле булсын дип тырышабыз. Әмма язылу нәтиҗәләре газетаның эчтәлегенә һәм бизәлешенә генә бәйле түгел. Хат ташучыларның әбүнәчеләр белән ничек эшләүләре дә зур йогынты ясый. Әйе, кечкенә хезмәт хакы өчен авыр сумка күтәреп, көзге һәм җәйге яңгырлардан соң, кышкы буранда авыл юллары буенча газета тараттып йөрергә теләүчеләр күп түгел. Тик безнең “Алга”га язылу үтенече белән мөрәҗәгать иткән әбүнәчегә аны баш мөхәррирдән дә арттырыбрак мактап сөйләгән почтальоннар да бар. Без яңа әбүнәчеләрне бергәләп эзләгән һәм тапкан хат ташучыларга аерым рәхмәтебезне белдерәбез.
Киләсе елда без сезгә район тормышы, аның халкының хезмәте һәм көнкүреше турында, сезнең туганнарыгыз, якыннарыгыз, хезмәттәшләрегез һәм күршеләрегез турында, укытучыларыбыз, табиблар, машина йөртүчеләр, механизаторлар, балаларыбызның уңышлары турында сөйләүне дәвам итәчәкбез. Безнең районда яңалыклар күп: яңа йортлар, клублар, ФАПлар, парклар, юллар төзелә, яңа проектлар старт ала һәм бөтен Россиягә таныла. Агымдагы елга да планнар зур, ирешәсе максатлар байтак, бу хакта без сезгә яраткан “Алга” (“Вперед”) газетасы битләрендә сөйләүне дәвам итәчәкбез.
Безнең белән калуыгызга, рәхмәт!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса