"Безнең гаиләдә герой бар": Василий Иванович Осипов
Җәмгыять

"Безнең гаиләдә герой бар": Василий Иванович Осипов

Питрәч районының Бутырка авылы үзәгендә калкулыкта Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое Василий Иванович Осиповка бюст куелган, ә төп урам аның исемен йөртә. Питрәчтә дә аның исемендәге урам бар.

Ә Җиңү паркында урнаштырылган Герой бюстына ел саен 9 май көнне Василий Ивановичның туганнан туган сеңлесе Валентина Михайловна Матвеева оныгы белән килә.

– Мин оныкларга сугыш герое Василий Ивановичның - безнең якын туганыбыз булуы турында сөйлим, - ди Валентина Михайловна. - Василий Осиповның 1912 елда Неялово авылында тууы, хәзер инде аның исән булмавы турында да сөйләдем. Кызларым да аның турында беләләр. Әлбәттә, яшь аермасы буенча (ул 1912 елда туган, ә мин 1962 елда) аны хәтерләмим диярлек. Әмма соңгы елларда безнең белән яшәгән Анисья Сидоровнаны (аның әнисен) яхшы хәтерлим. Украинага, ул һәлак булган урыннарга барганын хәтерлим. Ул Неялово авылында яшәгәндә, аңа мәктәп укучылары ярдәм итәргә килә торган иде. Алар аны бәйрәмнәрдә дә онытмадылар. Әнием, Евдокия Ивановнаның аны Василий Иванович Казанга үзе белән алып баруы турында сөйләгәне булды.

Бу сугышка кадәр булган. Сакланып калган мәгълүматлар буенча (Питрәч туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре бирделәр), башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта үз хуҗалыгында эшләгән, аннары кулинария училищесында укыган, соңрак Казанда пешекче булып эшләгән. 1942 елда Осипов эшче-крестьян кызыл армиясенә хезмәткә алына. Шул ук елдан Бөек Ватан сугышына керә.

Валентина Михайловна туганнан туган абыйсын искә алып, Анисья әбисенең аларга Василийның кыю, шук малай булуы турында сөйләгәнен әйтте. Әбисе гаиләсендә алты бала: дүрт малай һәм ике кыз булган. Сугыш балаларны кызганмаган. Михаил хәбәрсез югалган, Петр каты яралардан үлгән, Афанасий сугышта һәлак булган. Бу хакта әтиәниләре Василийга хатта хәбәр иткән. Ә Курск сугышы көннәрендә әтиәнисе аннан хат ала, анда Василий фашистлардан ничек үч алуы турында язган. «Соңгы сугышта, үземне кызганмыйча, дистәләгән гитлерчыны юкка чыгардым һәм шулай итеп яраткан абыемның үлеме өчен үч алдым». Василийдан туган якларына килгән соңгы хәбәр була бу. Курсктан алып Днепрга кадәрге арадагы өзлексез сугышлар вакытында солдатта хатлар кайгысы булмый, күрәсең. Ул Днепр өчен сугышларда зур батырлык күрсәткән.

СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 16 октябрендәге «Днепр елгасын Төньяк Киевтан уңышлы кичеп чыгу, Днепр елгасының көнбатыш ярында плацдармны ныгыту һәм шул ук вакытта батырлык күрсәткән өчен» кызылармияче Василий Осипов Советлар Союзы Герое исеменә, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медаленә лаек була.

Ул елларда бүләкләр еш кына ияләренә барып ирешергә өлгерми калган. Шулай ук Осиповка да.1944 елда Көнбатыш Украинаны азат иткәндә Тернопольск өлкәсе Подволочисск районы Супрановка җирендә немец снайперы пулясы аның гомерен өзгән. Аңа нибары 32 яшь була.

Шулай ук Валентина Михайловна Неялово авылында яшәгәндә йортларында янгын булуы турында сөйләде. Анисья Сидоровна ул вакытта исән булмый. Бар әйберләре янып бетә, бернәрсәне саклап кала алмаганнар. Шуңа күрә ул вакыттагы бернинди фотосурәтләре дә юк. Василий Ивановичның бүләкләре дә югалган. Күрәсең, шул вакыттадыр. Бутыркада Валентина Михайловнаның абыйсы - Василий Иванович яши. Алар Осиповлар нәселе дәвамчылары.