Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бәлеш пешерү рецепты

Камыр өчен: 1 йомырка 2 аш кашыгы кефир 2 аш кашыгы маргарин 1/2 бал кашыгы сода 1 бал кашыгы аш серкәсе 2,5 стакан он Эчлек өчен: 300 г ит 5 бәрәңге 1 суган кара төелгән борыч 1 бал кашыгы тоз

Эшләү тәртибе:
Бәрәңге, суган, итне шакмаклап турыйбыз һәм тоз, тәменчә борыч салып бөтенесен бергә болгатабыз.
Кефирга аш серкәсе белән сүндерелгән сода, йомырка, тоз, өй температурасында эрегән маргарин салып болгатырга кирәк. Аннан соң аз-азлап он салып, эластик камыр басабыз һәм 10 минутка тастымал белән каплап куеп торабыз.
Әзер камырдан 3-4 мм-лы тигез җәймә әзерлибез һәм майланган табага салабыз.
Камырга эчлекне салабыз һәм камыр кырыйларын бөклибез. Бөкләнгән урыннары калын булмаска тиеш.
Калган камырдан бәлешнең "капкачын" ясыйбыз. Бәлешнең уртасында шулпа салыр өчен кечкенә түгәрәк урын калдырабыз, аны камырдан шар ясап каплыйбыз.
Бәлешне 170 градуслы газ мичендә 1,5-2 сәгать пешерәбез.
Берәр сәгатьтән бәлеш уртасындагы түгәрәкне алып, шулпа өстибез һәм киредән каплап газ миченә куябыз.
Шулпа салганнан соң бәлешне тагын 30-40 минут тирәсе пешерәбез.
Гадәттә, табынга белешне өстен ачып, зур булмаган кисәкләргә бүлеп чыгаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса