Бу хакта муниципалитет администрациясендә хәбәр иттеләр.
Бүген Питрәч районы Богородск авылындагы «Сәфәр» мәчетендә ярымай кую тантанасы узды.
Бәйрәм кичке намазга кадәр бер сәгать алдан оештырылды. Балалар һәм өлкәннәр өчен интерактивлар, төрле викториналар, конкурслар узган, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Чараның рәсми өлеше Коръән уку һәм дога кылу белән башланып китте. Намазны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар Хәсәнов укыды.
Тантанада катнашучыларга Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, районның имам-мөхтәсибе Габбәс Шляпошников, «Ханский дом» төзелеш компаниясе җитәкчесенең урынбасары Илдар Хәйбуллин һәм башкалар мөрәҗәгать итте. Аннары манарага ярымай куелды, мәчет эчендә өйлә намазы укылды. Чарада барлыгы 50 кеше катнашты.
Төзелешнең кураторы мәчетне Корбан гаетенә ачарга җыенулары турында әйтте. Бинада эчке эшләрне – идән һәм диварларны эшкәртеп бетерәсе калган. Моның өчен 3 миллион сум тирәсе акча кирәк.
Ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен телефон номеры («Сбербанк» картасына бәйле): 89872960492 Рамил Камил улы
ИНН/КПП 1633000320/163301001
ОГРН 1111600000236 Банк
«АК БАРС» Банк, Казан шәһәре
БИК 049205805
Исәп-хисап счеты 40703810245420000001
Корр.исәп 30101810000000805
Имам хатыйб - Муллагалиев Нуршат Наил улы