Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Булачак беренче сыйныф укучыларын бүләкләдек

Укучыларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итү күркәм традициягә әверелде. Районның күп оешмалары бу акциягә кушылды. Безнең коллектив та искәрмә түгел.

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалының өч хезмәткәре балаларына тантаналы шартларда төрле бүләкләр һәм канцелярия товарлары тапшырдык. Бәйрәм кәефе өчен балаларга шулай ук төсле шарлар һәм тәм-томнар да бүләк иттек. Бүләкләрне реклама буенча белгеч Ирина Меньшованың кызы София, телетапшырулар алып баручы Ләйсән Мифтахованың улы Наил һәм телеоператор Алексей Межваның кызы Маргарита алды. Алар быел мәктәпкә беренчы сыйныфка укырга керә.

- Беренче сыйныф укучысын мәктәпкә җыю җиңел эш түгел, ул зур чыгымнар таләп итә. Балага ручкалардан башлап кием-салымга кадәр барысын да сатып алырга кирәк. Җитәкчеләрдән мондый ярдәм алу безгә бик күңелле булды, - дип билгеләп үтте Ирина Меньшова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса