Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Быел алтын туйларын бәйрәм итүче Питрәч парларының тарихлары

Аларның мәхәббәте алтынга тиң

Район үзәгендә быел бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үтүче гаиләләрне тәбрикләделәр.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Кощак авылыннан Наталья һәм Виктор Тунгусковлар 1971 елның җәендә танышалар. Виктор дусты белән Пашня авылына аның туганнарына печән чабарга ярдәм итәргә кайта. Булачак хатынын шунда күргән. Алар ял көннәрендә очрашалар: Наталья Казанда укый, Виктор Кощакта яши, совхозда эшли. Ләкин озакламый хәрби комиссариатка повестка килә, аны армиягә чакыралар. Мәхәббәтләренә аерылышулар да комачауламый, 1975 елның февралендә җылы кышкы көндә яшьләр туй ясыйлар. Ир белән хатын өч бала: бер ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген аларны ун оныклары, алты оныкчыклары сөендерә.

Аларның гаиләләрендә бар өлкәдә дә даимилек чагыла. Виктор Николаевич бүген дә ярты гасырдан артык эшләгән совхозында хезмәт куюын дәвам итә. Берничә тапкыр Кощак авыл җирлеге Советы депутаты итеп сайлана. Наталья Ивановна озак еллар совхозда газ котельные операторы булып эшләгән.

Ныклы гаилә берлегенең сере дип алар бер-берсенең кәефен һәм теләкләрен ярты сүздән генә түгел, ә күз карашыннан ук аңлауларын атадылар. Шуңа күрә аларның мөнәсәбәтләрендә аңлашылмаучанлыкка һәм каршылыкларга урын юк.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

1974 елда, әле бер-берсен белмәгән вакытта, Валентина Ивановна белән Павел Иванович хәрби хезмәт һәм хезмәт эшчәнлеген Пановка авылында башлыйлар. Павел Иванович тумышы белән Хмельницкий өлкәсеннән. Пановкадагы хәрби частьтә срочный хезмәт узганнан соң, хезмәтен дәвам итә. Аңа Валентина Ивановна эшли торган колония учреждениесы белән хезмәттәшлек итәргә туры килә. Очрашкач, яшьләр бер-берсен ошаталар һәм 1975 елның февралендә өйләнешәләр.

Башта гаилә әти-әниләре белән яши, соңрак дәүләттән башта фатир, аннары шәхси йорт ала. Ярдәмче хуҗалык булдыралар. Аларның өч баласы да хәрби юнәлешне сайлаган. Ике оныклары кадет мәктәбен тәмамлаган.

Павел белән Валентина Нижник намуслы һәм нәтиҗәле эшлиләр, моның дәлиле – күп санлы грамоталар һәм Рәхмәт хатлары. Павел Иванович 20 елдан артык хәрби частьта хезмәт иткән. Валентина Ивановна – хезмәт ветераны, әлегә кадәр колониядә эшли.

Алар чыннан да ныклы гаилә төзи алганнар, һәм бернинди авырлыклар да бу бәйләнешне боза алмый.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Разия Газизулла кызы һәм Галәметдин Абдулла улы Татар Тау Иле авылында туып-үскәннәр. Күпмедер вакыт аралашып йөргәннән соң алар бер-берсен яратуларын аңлыйлар һәм ир белән хатын булырга карар кылалар. Аларның никахлары 1975 елның 12 апрелендә теркәлгән.

Кәримуллиннар ярты гасыр кулгакул тотынышып яшиләр. Икесе дә җәмгыять файдасына хезмәт куялар, ихтирам яулыйлар. Ире бөтен гомерен туган колхозына багышлый, иген үстерә, тракторчы булып эшли. Хатыны биш балалы гаиләдә үскән, ул да хезмәттән курыкмый – колхозда сыерлар карый, күп еллар сатучы була, авылдашларын кирәкле товарлар белән тәэмин итә.

Авыр вакытларга карамастан, ир белән хатын, ике улларына гомер бүләк итә. Олысы Альберт хокук саклау системасында хезмәт итә, ул полиция полковнигы. Кечесе, Эльмир – эшмәкәр. Икесе дә гаилә корып, Казанда яшиләр. Бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә туган йортка әти-әни янына җыелалар.

Шәле авылыннан Эльвира һәм Фәрит Нәҗмиевлар студент елларында танышканнар. Эльвира Әтнә районында туып-үскән, Фәрит Питрәч районында туган. Дүртенче курста, 1975 елның 24 мартында, пар рәсми рәвештә үз язмышларын бәйли. Аларның туйлары май аенда була.

– Ул вакытта Шәледә туйлар дүрт көн була иде, ә безнеке ике көн генә булды, чөнки кәләш башка районнан, – дип көлеп искә төшерәләр алар.

Яшь педагогларны Шәле мәктәбенең зур коллективы җылы кабул итә. Икесенә бергә алар 80 ел гомерләрен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлыйлар, физика һәм математика укыталар. Эльвира Мансуровна йорт хуҗалыгы дәресләрен дә уңышлы алып бара. Фәрит Мөхәммәт улын педагог-оештыручы итеп билгелиләр, һәм ул күп еллар тәрбия эше белән шөгыльләнә. Алар бергәләп 100дән артык ачык дәресләр, семинарлар, докладлар, конкурслар, күргәзмәләр, олимпиадалар һәм класс сәгатьләре үткәрәләр – бөтенесен дә санап бетереп булмый. Ир белән хатын ике ул үстерәләр. Хәзер инде аларның дүрт оныклары бар.

Эльвира Мансур кызы "Зөбәрҗәт" фольклор ансамблендә җырлый.

– Яшьлек еллары хезмәттә үтте. Ә картлыкны матур каршы алырга кирәк, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса