Чиләбе өлкәсендә яшәүче Питрәч районы хәрби комиссариатында контракт төзегән
Махсус хәрби операция зонасында аны абыйсы көтә
Фото: ©️ Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Сергей Т.га 20 яшь. Ул Чиләбе өлкәсеннән. Быел индустрия техникумын тәмамлаган, механикка укыган. Ә тиздән бертуган абыйсы кебек контракт төзеп махсус хәрби операция зонасына китәчәк.
– Ул анда беренчеләрдән булып китте, мине дә үзе белән чакырды. Мин бу хакта күптән уйлаган идем, мондый карарны дүрт ай элек кабул иттем. Абый мине тулысынча хуплады. “Барысы да яхшы булыр, борчылма, мин сиңа ярдәм итәрмен”, диде, – дип сөйләде егет.
Сергейның бу дөньяда таяна алырдай бердәнбер кешесе – абыйсы. Әнисе үлгән, ә әтисе улы туганда ук аннан баш тарткан. Сергейны 15 яшькә кадәр әбисе үстерә. Аның үлеменнән соң егет балалар йортына эләгә, анда ул балигъ булганчы өч ел яши. Алар биш бала, ул икенчесе. Кечкенәләр тәрбиягә алган гаиләдә яши, алар яңа әтиәниләрен тапкан, шуңа күрә абыйлары алар өчен тыныч. Ул аларга махсус хәрби операция зонасына баруы турында хәбәр итмәгән. Шулай ук дусларына да әйтеп тормаган. Аны үгетләүләрен һәм бигрәк тә моңа карата үз мөнәсәбәтләрен белдерүләрен теләми.
– “Син яшь әле, яшә әле”, – диярләр. Ә мин үләргә җыенмыйм да. Киләчәк турында алдан уйламаска тырышам, бигрәк тә начар нәрсәләр турында. Әзерлек яхшы булыр, дип ышанам, – ди Сергей.
Фото: ©️ Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Ни өчен ул безнең газетаның герое булды? Чөнки аны Питрәч хәрби комиссариатыннан җибәрәләр – Татарстанда түләү башка төбәкләргә караганда күбрәк. Бу акчага ул үзенең тормыш шартларын яхшыртырга тели. "Туганнарым юк бит, үземә аякка басарга кирәк", - ди ул. Ул Питрәчтә берничә көн кунакта, чиләбелене кунакханәгә урнаштырдылар, ул безнең район хастаханәсендә медтикшерү узды. Китү вакытын көтә – тыныч булырга, артык борчылмаска тырыша.
Бу кыска гына тарих күңелдә ихтирам хисе уята, иң якын кешеләр, ике бертуган икесе дә Ватанны саклауны сайлаганнар. Алар алгы сызыкта бер-берсе янәшәсендә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа