Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев Питрәч районында эш сәфәрендә булды

Богородское авылына аерым игътибар бирелде

Фото: ТРда «Бердәм Россия» матбугат хезмәте

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, Питрәч районы башлыгы һәм «Бердәм Россия» партиясенең район бүлекчәсе сәркатибе Рәис Сөләйманов белән милли һәм партия программалары буенча төзелә торган объектларны карады.

Көек авылында 340 урынлык балалар бакчасы төзелеше бара. 484 млн сумлык бу проект федераль бюджет исәбенә төзелә. Шул ук вакытта «Ядран-строй» компаниясе су үткәргеч челтәрләрен яңарту эшләрен алып бара. Озерная урамында спорт мәйданнары кору да планлаштырыла.

Фото: ТРда «Бердәм Россия» матбугат хезмәте

Богородское авылында мәктәпкә 40 ел эчендә беренче тапкыр капиталь ремонт ясала. 112 млн сумнан артык акча бүленгән бу проект «Гаилә» һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектлары кысаларында тормышка ашырыла. Шулай ук авылда яңа авыл советы бинасы барлыкка киләчәк.

Фото: ТРда «Бердәм Россия» матбугат хезмәте

Питрәч авылында мәдәният йорты капиталь ремонтлана. 391 млн сум акча бүленгән бу проект «Кече Ватан мәдәнияте» партия программасы буенча тормышка ашырыла. Шулай ук хәрби комиссариат бинасы ремонтлана (33 млн сум) һәм авыл үзәгендә төзекләндерү эшләре алып барыла (22 млн сум).  

Фото: ТРда «Бердәм Россия» матбугат хезмәте

Барлык проектлар «Бердәм Россия» партиясенең халык программасы кысаларында тормышка ашырыла, аның максаты - төбәкләрдә социаль инфраструктураны үстерү һәм кешеләрнең тормыш шартларын яхшырту. Марат Нуриев аерым игътибарны актив торак төзелеше бара торган районнарда социаль инфраструктура булдыруга юнәлтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса