Донбасс һәм Луганск өлкәләреннән килгән кешеләрне үз өеңдә сыендырырга мөмкин
Ярдәм картасы”нда (“Карта помощи”) катлаулы хәлдә калган кешеләрне үзләренең өйләренә сыендырырга теләүчеләрнең йортлары билгеләнгән.
Донбасс һәм Луганск өлкәләреннән эвакуацияләнгән кешеләргә Россиядә торак табу буенча проект эшли башлаган.
Проектны RT эшләгән. Анда катнашу өчен, проект сайтында теркәлеп, ничә кешене кабул итәргә әзер булуыгызны, кайда яшәвегезне һәм элемтәгә керү өчен телефон номерларын күрсәтергә кирәк.
“Ярдәм картасы” – эшчәнлеген түләүсез башкара торган коммерциясез проект. Анда Донецк һәм Луганск өлкәләреннән эвакуацияләнүчеләрне илебездә вакытлыча урнаштыру мөмкинлеге турында мәгълүматлар белән танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа